
Мәчет ачылу мөселманнар өчен генә түгел, бөтен беларусь халкы өчен зур вакыйга булды.
Очрашуда Ислам экология этикасын халыкара хезмәттәшлек кысаларында уртак көч белән алга этәрү мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Рәшит Исмәгыйлев "ЭКО-ХӘЛӘЛ" концепциясе белән уртаклашты. Ул үзенә ислам һәм әйләнә-тирәлекне саклау принципларын туплаган. Ислам экология этикасы Коръәндә һәм хәдисләрдә чагылыш тапкан. Сөйләшү вакытында мөселманның төп вазифаларының берсе табигатьне саклау икәнлеге билгеләп үтелде.
Нәтиҗәдә бүгенге тормышта "ЭКО-ХӘЛӘЛ" концепциясенең мөһимлеге билгеләп үтелде. Бу юнәлештә көчне берләштереп, экология темасы һәм концепция принциплары белән бәйле уртак чаралар уздыру зарурлыгы каралды, дип хәбәр итә Россия мөфтиләре Советы матбугат хезмәте.