
"Бүген бездә, Россиядә, Ватанны саклаучы көнен билгеләп үтәләр...
Намусыңны, үз йортыңны һәм милкеңне, үз җиреңне һәм Ватаныңны яклау кебек төп кыйммәтләрне бетерергә тырышу омтылышлары булуга карамастан, мөселманнар һәрвакыт балаларына үз Ватанына карата мәхәббәт тәрбияләде. Әгәр аларга Ватанны якларга туры килсә, алар намус белән үз бурычларын үтәде...
Иң элек безгә - ир-атларга - ир-ат намусын, үз гаиләң һәм якыннарыңны яклау, кыюлык һәм тәвәккәллек рухын саклау һәм ныгытуны телим!" - дип язды М.Бибарсов үз постында.