
Ел саен юл-транспорт һәлакәтләрендә ун меңләгән ватандашыбыз үлә, йөз меңләгән кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр ала. Зыян күрүчеләр арасында дин кардәшләребез дә бар. Россиядә 2016 елның 9 ае эчендә 14 мең кеше үлгән, 160 меңләбе төрле җәрәхәтләр алган.
Һәр үлгән кеше артында бик күпләрнең аяныч язмышы тора. Бу – балаларын югалткан ата-аналарның ачы күз яшьләре дә, ятим калган балаларның кайгы-хәсрәте дә, иң кадерле һәм якын кешесен югалтканнарның газапланулары да.
Әлеге дата иң элек юлларда игътибарлы булырга һәм якыннарың турында уйларга чакыра. Россия мөфтиләре Советы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин кушуы буенча Диния нәзарәтләрендә юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күргәннәр өчен дога кылачаклар. Имамнар шулай ук бу темага вәгазь укыячак һәм мәхәллә халкына мөрәҗәгать итәчәк, дип хәбәр итә Россия мөфтиләре Советы матбугат хезмәте.