Кыш бабайга хат язып, бүләк сорау – баланы алдау ул – Зөлфәт хәзрәт Габдуллин

Мөселманнарга Яңа ел бәйрәмен бәйрәм итәргә ярыймы, хезмәт урыннарындагы корпоративларда ничек катнашмый калырга, мөселман балаларын утренникларга җибәрергә ярыймы-юкмы? Балаларга Кыш бабайның кем икәнлеген ничек аңлатырга? Аңа, хат язып, Яңа ел бүләге сорауга шәригать ничек карый? Мондый сораулар еш бирелә. Аларга җавап бирергә кыенсынып калган очраклар да була. Шуңа без, укучыларыбыздан килгән сорауларны җыеп, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр Шурасы әгъзасы, Казандагы “Мөхәммәдия” югары мөселман мәдрәсәсе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллинга мөрәҗәгать иттек.

БӘЙЛЕ
2016 Дек 29. Фото:http://vestivrn.ru/

- Зөлфәт хәзрәт, мөселманнарга Яңа ел бәйрәмен бәйрәм итәргә ярыймы?

- Әссәламәгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ. Гомумән алганда, мөселманнарда өч зур бәйрәм бар. Ул Ураза бәйрәме, Корбан бәйрәме һәм җомга көн. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу көннәрне билгеләгән. Аларны гает, ягъни бәйрәм көн дип атаган. Бу өч бәйрәмне мөселман кешесе бәйрәм итәргә тиеш. Ул аның өстендә.

Моннан тыш башка бик күп төрле бәйрәмнәр дә бар. Калган бәйрәмнәр дә бик күп. Без аларны үз горефебезгә, гадәтебезгә, үзебез яшәгән җирлеккә карап билгелибез. Мәсәлән, Яңа ел. Яңа ел безнең җирлектә бәйрәм булып санала. Ул мәсьәләгә карата мөселман кешесенең позициясе нинди булырга тиеш соң дигәндә, әлбәттә, без шушы Яңа елны билгеләп үтәбез. Бәйрәм дип әйтмибез, ә билгеләп үтәбез. Ничек итеп билгеләп үтәбез? Без үткән елны бетердек, йә Раббым, Аллаһы Тәгалә. Киләсе елларны безләргә хәерле, уңышлы кыл, дип, дога кылып, шулай билгеләп үтәбез. Әмма аның өчен махсус әзерләнү кирәкмәс.

Безнең җирлектә хәзер шул дәрәҗәгә барып җитте ки, кешеләр, бөтен акчаларын тотып, бөтен әйберне Яңа елда ашыйбыз дип, шушы бер көндә генә ашап, хастаханәләргә эләгәләр. Аннары, петардалар шартлап, кулларын яндыралар. Әлбәттә, ул бу рәвешле булырга тиеш түгел. Мөселман өчен бер дә күркәм булмый бу хәлләр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бу мәсьәлә хакында: “Нинди дә булса кавемгә ошарга тырышмагыз”, - диде. Яңа елда шампан шәрәбләре, хәмер эчәләр. Мөселман кешесенә андый мәҗлесләрдә катнашу ярамый. Чөнки Пәйгамбәр (с.г.в.): “Хәмер мәҗлесендә утырган кеше эчүчегә тиң”, - дип әйтте. Без андый мәҗлесләрдә утырмыйбыз. Әгәр дә инде эшли торган җиребездә корпоратив шикелле шундый әйберләр була икән, хәмер булса, мин катнаша алмыйм, хәмер булмаса, катнашам дип әйтергә кирәк. Яки, берәр сәбәп табып, ул мәҗлесләрдән ерак торырга кирәк.

Гомум рәвештә караганда, шатлыклы, ягъни бер ел тәмам булды. Яңа ел башлана. Менә ул шундый формада гына килә. Әмма, эчеп, бик начар хәлгә төшү һич кенә ярый торган эш түгел. “Ниса” сурәсенең 28 нче аятендә: “Аллаһы Тәгалә үз-үзегезне үтерүчеләрдән булмагыз”, - диде. Ягъни Яңа ел вакытында төрле хәмер эчү мәҗлесләрендә катнашып, петардалар шартлатып, кешеләр үзләренә күп зыян салалар. Күпме кеше һәлак була, җәрәхәтләр ала. Ашыгыч ярдәм машиналары Яңа елда көчәйтелгән режимда эшлиләр. Мөселман кешесе әйләнә-тирәгә дә зыян салырга тиеш түгел. Яңа ел дип, күпме агачны кисәләр, күпме базарларда шуны саталар да, бәйрәмнән соң утырып калалар. Пәйгамбәр (с.г.в.) тирә-якка, табигатькә игътибарлы булырга кушты. Шундый зур зыян китерү булырга тиеш түгел.

- Зөлфәт хәзрәт, балалар садикларда, мәктәпләрдә бәйрәмнәрдә катнаша. Балалар белән үзеңне ничек тотарга? Аларны утренникларга җибәрергәме-юкмы?

- Шәригать күзлегеннән караганда, балаларның Яңа ел утренникларда катнашуы зыянлы әйбер дип саналмый. Без балаларга: “Менә Яңа ел килә”, - дип аңлатабыз. Чыршы тирәли әйләнү – ул ширек яки башка әйбер, - дип әйтмибез. Бу - балалар өчен бер бәйрәм чарасы. Аларның анда катнашуында зыян юк. Биш-алты яшькә кадәрге балаларга Кыш бабай әкияти персонаж булып тора. Бу яшькә кадәрге балаларга андый чаралар зыянлы түгелдер.

Әмма билгеле бер яшькә җиткәннән соң, без балаларыбызга үгет-нәсыйхәт кылырга тиешбез. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Балаларыгызны 6 яшьтән намазга өнди башлагыз”, - диде. Бу вакыттан алар инде үгет-нәсыйхәтне аңлар дәрәҗәдә булалар. Аларга Аллаһы Тәгалә хакында сөйләп, бөтен әйберне Ул бирүче дип, кемнән сорарга икәнлеген өйрәтү кирәктер.

- Балаларга Кыш бабайның кем икәнлеген ничек аңлатырга?

- Әйтик, кече яшьтәге балалар төркемнәрендә Кыш бабай кызыктыргыч, мавыктыргыч әйбер булып кына тоела. Ә өлкәнрәк төркемнәрдә бөтен балалар да тәрбиячеләрнең Кыш бабай булып киенгәнлеген һәм могҗиза юк икәнлеген беләләр. Шул вакытта әти-әниләр балаларына кирәк әйберләрне Аллаһы Тәгаләдән сорау зарурлыгын аңлатырга тиеш. “Менә бу ел шулай булды. Әйдә, кызым, Аллаһы Тәгалә киләсе елны хәерле кылсын дип, дога кылыйк”, - дип әйтү яхшы. Ягъни бу ата-ананың позициясе. Хәзер балаларга ата-аналарның җылылыгы, тәрбиясе җитеп бетми. Әгәр дә бала белән ата-ана бергә булса, дөрес фикер җиткерелсә, балада бернинди дә адашу булмаячак.

- Хәзер, Кыш бабайга хат язып, бүләк сорау модасы бар. Бу очракта бала белән үзеңне ничек тотарга?

- Монда шул мәсьәләгә ачыклык кертергә кирәк: Кыш бабайга хат язып, бүләк сорау – баланы алдау ул. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Бүләк бирешегез, бер-берегезне сөендерегез”, - диде. Син бүләкне болай да бирә аласың. Кыш бабайга хат язып, бүләк сорау дөрес булмастыр. Бүләк бирү дөрес, әмма аны Кыш бабайдан түгел, Аллаһы Тәгаләдән сорагыз. Балага: “Аллаһы Тәгалә сораганыңны бирер, Ул бирүче”, - дип әйтсәк, дип, Аллаһы Тәгалә баланың теләгәнен безнең аша бирә. Бу - Аның рәхмәте.

Әңгәмәдәш – Римма ГАТИНА.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе