Россия мөселманнары юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күргән кешеләр өчен дога кылачак

Ноябрьнең һәр өченче якшәмбесендә (быел ул 20 ноябрьгә туры килә) Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре көне билгеләп үтелә. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча баш идарә, РФ Эчке эшләр министрлыгы мөрәҗәгатенә бәйле Россия мөфтиләре Советы Хәтер көнен хуплап чыгарга һәм юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күргән кешеләр өчен дога кылырга чакыра. Шулай ук бу темага вәгазь уку һәм мәхәллә халкына мөрәҗәгать итү хуплана.

БӘЙЛЕ
2016 Ноя 18. Фото:dumsk.com

Ел саен юл-транспорт һәлакәтләрендә ун меңләгән ватандашыбыз үлә, йөз меңләгән кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр ала. Зыян күрүчеләр арасында дин кардәшләребез дә бар. Россиядә 2016 елның 9 ае эчендә 14 мең кеше үлгән, 160 меңләбе төрле җәрәхәтләр алган.

Һәр үлгән кеше артында бик күпләрнең аяныч язмышы тора. Бу – балаларын югалткан ата-аналарның ачы күз яшьләре дә, ятим калган балаларның кайгы-хәсрәте дә, иң кадерле һәм якын кешесен югалтканнарның газапланулары да.

Әлеге дата иң элек юлларда игътибарлы булырга һәм якыннарың турында уйларга чакыра. Россия мөфтиләре Советы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин кушуы буенча Диния нәзарәтләрендә юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күргәннәр өчен дога кылачаклар. Имамнар шулай ук бу темага вәгазь укыячак һәм мәхәллә халкына мөрәҗәгать итәчәк, дип хәбәр итә Россия мөфтиләре Советы матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе