Минскидагы мәчет белорус һәм төрек халкы дуслыгы символына әйләнәчәк – Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган

Минскидагы мәчетне ачу вакытында Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган бу мәчетнең белорус һәм төрек халкы дуслыгы символына әйләнәчәген әйткән. Әлеге мәчет төзелешенә катнашы булган барлык кешеләргә рәхмәт белдергән.

БӘЙЛЕ
2016 Ноя 15. Фото:news.tut.by

“Беларусиядә төрле милләт һәм төрле дин кешеләре бер түбә астында тынычлыкта бер-берсе белән килешеп яши. Без сезнең белән мондый төрлелекнең, куркыныч тудыру чыганагы түгел, ә матурлык һәм казаныш итеп кабул ителү шаһитлары булдык”, - дигән Р.Эрдоган.

Төркия Президенты фикеренчә, Беларусиянең мондый үзенчәлеге “безнең бүгенге гади булмаган вакытта” мөһим. “Кызганычка каршы, мондый тынычлык үрнәген бик күп илләрдә күреп тә булмый. Кайбер Европа илләрендә без монда күреп ләззәтләнгән дустанә мөнәсәбәт һәм бер-береңә юл кую кебек сыйфатлар юк. Кайвакытта кешеләр сәясәт корбаннарына әйләнә. Әлеге сәясәт кем син, кайдан син һәм нәрсәгә ышанасың (инанасың) дигән принциплар буенча кешеләрне төрле төркемнәргә бүлә”, - диде ул. Бу хакта news.tut.by сайты хәбәр итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе