27-28 сентябрьдә Болгар ислам академиясендә мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең V Халыкара форумы узачак. Әлеге чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте Болгар ислам академиясе, Россия ислам институты һәм Казан федераль университеты белән берлектә оештыра. Форумда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков, Татарстан мөфтие урынбасары, Болгар ислам академиясе ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин һәм дәүләт, дин һәм фән эшлеклеләре катнашачак. Болгарда узачак форумга башлангыч, урта һәм югары мөселман мәгариф оешмаларыннан барлыгы өч йөздән артык мөгаллим киләчәк.
Форум ислам уку йортларында мәгариф өлкәсенә караган проблемаларны хәл итү өчен мәйданчык булачак һәм ике көн дәвам итәчәк.
Форумның беренче көне мөселман мәгарифенең башлангыч өлеше – мәчет каршындагы курслар турында булачак. Икенче көнне мөфти Камил Сәмигуллин, Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков һәм башка мәртәбәле кунаклар пленар утырышка җыелачак. Катнашучылар урта һәм югары һөнәри мөселман мәгариф оешмалары эшчәнлеге турында фикер алышачак. Форум кысаларында иң яхшы студентларга стипендияләр тапшырылачак, шулай ук яхшы эшләүче мөгаллимнәр билгеләнәчәк.
Мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумы 2012 елдан башлап һәр елны уздырыла дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.
ПРОГРАММА