
Фестивальнең ябылу тантанасында сәхнәгә 3 тапкыр чыгу бәхетенә ирешкән ханым беренчесендә үк – Татарстан Президентының “Кино сәнгатендә гуманлылык өчен” махсус призын ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиевич кулыннан алганда ук бик дулкынланган иде. “Бу аутист балалар тәрбияләгән гаиләләрнең җан авазы”, - диде ул, фильмны эшләүдә иренең, башка кешеләрнең дә роле зур булуын әйтеп.
Ә инде “Тулы мертажлы нәфис фильмда иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә яуланган бүләк тапшырылганда, Тунку Мона Риза чүттән генә елап җибәрмәде. Аның, жюрига рәхмәт әйтеп: “Безнең фильмны сайлап алганыгыз һәм безне ишеткәнегез өчен, рәхмәт сезгә”, - дигәнен ире сәхнә читендә тантананы видеога төшереп торды. Тунку Мона Ризаның бүләкләр коллекциясенә Россия Кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре гильдиясенең “Ак фил” кинопремиясе дә өстәлде.
“Риза” нәфис фильмы сюжеты буенча ирле-хатынлы Алинә һәм Разлан соңлап кына тудырган Даниал исемле балаларының аутист икәнлеген ачыклый. Аутизм психикадагы тайпылыш белән бәйле. Баш миендәге үзгәрешләр игътибар һәм аралашу аз булуга китерә. Аутист бала кешеләргә авыр ияләшә, белән аралашырга атлыгып тормый.
Алар инвалид бала тәрбияләү барышында моңарчы күз алдына да китереп карамаган хәлләр белән күзгә-күз очраша. Иренең чынбарлыкны аңлый алмавы гаиләдә тавышка китерә. Әмма Алинәнең үҗәтлеге һәм ана булуы Даниалны тәрбияләүдәге авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә. Ул апасы һәм якын дусты белән бергә баланы “кеше итү” юлын таба да кебек. Әмма кисәк килеп чыккан бәхетсезлек очрагы вакыйгаларга башкача карарга мәҗбүр итә.
Соңгы вакытта аутист балалар турында күп сөйләнә. Күптән түген генә массакүләм мәгълүмат чараларында Россиядә гадәти балалар бакчасына йөргән аутист нарасый белән килеп чыккан аңлашылмаучанлык турында күпләр хәтерлидер.
“Кешеләр аутист балаларның башкалардан аерылып тормавы турында белергә тиеш. Чөнки алар белән бәйле проблемалар бик үк дөрес аңлашылып бетми”, - диде режиссер.
Тунку Мона Риза әлеге фильмны төшерә башлаганда, аутист балаларның үз-үзләрен тотышын өйрәнгән. Иптәш кызы да үзенең аутист баласы турында сөйләгән. “Бу фильмда мин әлеге тарихны “үзем аша үткәреп” күрсәтергә омтылдым”, - ди Тунку Мона Риза.
Фильм бик җиңел төшерелмәгән. Продюссер Харис Сулонг аңлатып үткәнчә, мондый жанрдагы фильмнар алар өчен тотылган чыгымнарны капламаска да мөмкин. Чыгымнарны каплау өчен банкта ссуда алырга туры килгән. Әле фильм киң прокатка чыкмаган. Кешеләр аутизм белән проблемалар барлыгын да белсен өчен, кинокартинаны төрле фестивальләрдә күрсәтергә тырышалар. Аның 700гә якын кинофильм арасыннан сайлап алынганлыгын да әйтергә кирәк.
Әлеге фильм Казанда күрсәтелгәннән соң, иҗат төркемен аутист балалар белән шөгыльләнүче “Апрель” үзәгенә чакырганнар. Алар фильмның үзәгендә торган проблема буенча фикер алышуда катнашкан.
Тулы метражлы “Риза” фильмы режиссеры Тунку Мона Риза Нью-Йорк кино академиясен тәмамлаган. Телевидение өчен реклама роликлары режиссеры булып эшләгәннән соң, ул нәфис фильмнар төшерергә алынырга ниятли. Малайзия телевидениесе өчен эшләнгән “Парит Җава” кинокартинасы аңа уңыш китерә. Аның фильмнары һәрвакыт тирән тикшеренүләргә, чынбарлыктагы вакыйгаларга һәм тормышны аңлауга корылган.
Казан халыкара мөселман киносы фестивале матбугат хезмәте белән берлектә Римма Гатина.