Мөфтилеккә кандидатлар намуслы булырга һәм бернинди дә сәяси партиядә дә тормаска тиеш

Үзәкләштерелгән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы Пленумы утырышында (Пленумның 2017 ел, 11 гыйнварендагы 1 нче протоколы) мөфти вазифасына кандидатуралар тәкъдим итү өчен документлар һәм таләпләр билгеләнгән:

БӘЙЛЕ
2017 Янв 13. Фото:dumrt.ru

Мөфти вазыйфасына кандидатны Үзәкләштерелгән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте составына кергән Мөхтәсибәт җыелышы тәкъдим итә.

Үзәкләштерелгән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Уставының 7.2. статьясы нигезендә, мөфтилеккә кандидат дини һәм дөньяви белемгә ия булырга, дини юнәлештәге җитәкчелек эшендә 5 елдан да кимрәк эшләмәскә (мөфтилеккә кандидат итеп тәкъдим ителгәнче тулы 5 ел булырга тиеш), хөкемгә тартылмаган булырга, намуслы, бернинди сәяси партияләрдә тормаска, яман аты чыкмаган һәм начар гамәлләр кылмаган булырга тиеш.

Оештыру комитеты документларны 2017 елның 13 гыйнвареннан 13 февраленә кадәр эш көннәрендә иртәнге сәгать 9 тулып 30 минуттан алып көндезге сәгать 11 тулып 30 минутка кадәр, көндезге сәгать икедән алып (14.00) кичке дүрткә кадәр (16.00) кабул итә.

Мәгълүмат Үзәкләштерелгән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте сайтыннан алынды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе