
Бу якшәмбедә утызга якын курсант Казанның тарихи Апанай мәчетендә булды, җомга вәгазен тыңлады. Апанай мәчете имам-хатыйбы, дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров аларны мәчет тарихы белән таныштырды, ислам нигезләре хакында җиткерде.
Курсантлар үз чиратында мондый очрашуларның алга таба да дәвамлы булуын теләде. Алар арасында Дагыстан, Ингушетия, Татарстан һәм башка төбәк яшьләре бар иде, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.