Бүген республика мөселманнары Диния нәзарәтенә кунакка Татарстан Республикасы буенча Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов килде. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин хөрмәтле кунакны нәзарәт белән якыннанрак таныштырды: бина буенча экскурсия үткәрде һәм төп эш юнәлешләре хакында сөйләде. Монардан тыш ике як киләчәктә хезмәттәшлек итү юнәлешләре хакында да фикерләште.
Очрашу ахырында Җәүдәт Салихов мөфтигә Казанның "Әҗем" мәчете сурәтләнгән, космостан ук әйләнеп кайткан рәсем бүләк итте. Аның авторы - беренчеләрдән булып космоста шәхси күргәзмәсен оештырган рәссам Ильяс Айдаров. Камил хәзрәт үз чиратында кунакка "Хузур" нәшрият йорты китапларын бүләк итте, дип хәбәр итәләр мөфтияттән.