
Хәзрәт, корбанлыкның тышкы кыяфәтенә дә таләпләр куела бит әле. Мөгезе сынмаган, аягы бик аксак булмаска тиеш, дип әйтелә ...
Р.Х.: Пәйгамбәребез с.г.в. әйтә: “Сез сарыкны сайлаганда иң яхшысын сайлагыз”, - ди. Корбан сүзен тәрҗемә итсәк, без Аллаһ ризалыгы өчен иң яхшы булган, иң кадерле булган әйберен биреп, Аңарга корбан итәбез, Аллаһы Тәгаләгә якынрак булабыз. Шуңа күрә әгәр дә сарыгы, сыеры берәр зыянлы икән, ул корбанга туры килми. Һәм аны чалудан файдасы булмый.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.