
"Бәйгегә кызыксыну белдереп катнашканыгыз өчен зур рәхмәт. Аллаһның китабына киләчәктә дә тиешле игътибар һәм хөрмәт күрсәтеп, Коръәндә кушканча яшәргә язсын сезгә. Бәйгенең республика этабына барып җитүегез үзе үк бер зур җиңү һәм дәрәҗә. Киләчәктә дә әлеге бәйге дәвам итәр, аның географиясе киңәер һәм мөслимәләребез арасында да "Коръәнне яттан сөйләү" номинациясендә дә катнашучылар булыр дип өметләнәбез", - дип сөйләде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.
18 мөслимә Коръәнне матур итеп уку номинациясендә көч сынашты, ә бәйгенең Коръәнне яттан сөйләү (“хифз”) номинациясендә быел катнашучы булмады. Хатын-кызлар-арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 нче урын - Зәйнәп Яруллина (Казан шәһәре);
2 нче урын - Илсияр Гафиятуллина (Кама буе);
3 нче урын - Фатыйма Әүхәдиева (Кама буе).
Җиңүчеләргә Татарстан мөфтие кулыннан кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Зәйнәп Яруллинага - хаҗга, Ильсияр Гафиятуллинана - гомрә хаҗына, ә Фатыйма Әүхәдиевага ноутбук бирелде. Бу хакта Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте хәбәр итә.