- Ир кешене Коръән укырга өйрәтсәң, белем бер кешегә бирелә. Хатын-кызга Коръән гыйлемен бирсәң, бер нәселгә белем биргән буласың, - дип искә төшерде Пәйгамбәребезнең ﷺ сүзләрен көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Мәрдәншин ачылыш тантанасында. - Аллаһ юлын сайлавыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә, хөрмәтле мөслимәләребез. Сезнең кебек хатын-кызлар булганда, өммәтебезнең киләчәге бар һәм ул якты.
Ачылыш тантанасында катнашучыларны Баулы районы башлыгы урынбасары Ренат Хәмидуллин, имам-мөхтәсиб Әнвәр хәзрәт Хәмитов, нәзарәтнең Коръәнне өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин һәм фән һәм уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин сәламләде.
Ярышта республиканың 19 мөхтәсибәте һәм Башкортостан, Чиләбе вәкилләре катнашты. Хатын-кызлар Изге Коръәннең соңгы 3 җүзен белүгә ярышны ике яшь төркеменә - 18 яшькә кадәр һәм аннан өлкәнрәкләргә бүленеп үтте. Бәйгедә катнашучыларның иң яшенә 7 генә яшь иде. Сабый гына булуына карамастан, Хәдичә Хаҗиева Коръәннең 22 җүзен белә. Аңа мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин аерым бүләк тапшырды.
Ике яшь төркемендәге җиңүчеләргә һәм икенче урынга лаек булучыларга төп бүләк - хаҗга юллама тапшырылды.
Беренче урын алучылар:
- Гүзәл Гәрәева (13 яшь, Чаллы)
- Нәзилә Шәрипова, (17 яшь, Кукмара)
Икенче урын алучылар:
- Гайшә Әүһәдиева (18 яшь, Әлмәт)
- Асия Мөфлихунова (16 яшь, Баулы)
Башка призерлар һәм бәйгедә катнашучыларга кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ябылу тантанасында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин ошбу чараны оештыруда ярдәм итүчеләргә рәхмәтләрен әйтте һәм зур җиңүгә ирешкән мөслимәләрне чын күңелдән котлады, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.