
Минада палаткаларның бөтенесе дә бер төрле. Өстәвенә, хаҗиларның күбесе гарәп телен рәтләп белми, бу да аларга палаткаларын эзләп табуда авырлык тудыра. Хәзер әлеге мәсьәлә навигатор ярдәмендә җиңел хәл ителәчәк, дип ышандыра кушымтаны эшләүчеләр.
Әгәр хаҗилар кесә телефоны өчен кушымтадан файдалануда авырлыклар сизсә, Пакыстанның Хаҗ волонтерлары берләшмәсе вәкилләренә мөрәҗәгать итә ала.
Кушымтаны Зөлхиҗҗә аеның 7 нче көнендә эшләтеп җибәрү көтелә. Нәкъ менә шушы көнне Мина үзәнлегендәге палаткаларга тәртип саннары сугылачак.
Хәзер кушымтаны Android операцион системасы булган смартфонда гына кулланып була. Киләчәктә iOS өчен кушымта чыгачак, дип хәбәр итә marwa.ru.