Казандагы "Таш" мәчетнең "Фәтыйма" мәдрәсәсендә башкала мәчетләрендә остазлык итүчеләр өчен абыстайлык серләре төшендерелә

Мөселман дөньясы көтеп алган Мәүлид–ән-Нәби аеның яртысы җитте. Аллага шөкер, авыл җирләрендә дә, мәчет-мәхәлләләребездә дә шушы уңайдан төрле-төрле чаралар үтә. Халкыбыз шул рәвешле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.)гә карата булган кадер-хөрмәтен, олылавын җиткерә. Нияте бер булса да, мондый мәҗлесләр һәр җирдә үзенә бер җылылык һәм үзенчәлеге белән аерылып тора, берсе-берсен кабатламый.

БӘЙЛЕ
2016 Дек 15. Фото:Вәсилә Рәхимова

Казанның Яңа бистәсендәге 1802 елны ук төзелгән Таш мәчеттә дә 14 декабрьдә Мәүлид ашы күңелләрне сафландырган, Аллаһы Тәгаләнең сөекле хәбибе, ахырзаман Пәйгамбәре булган Расүлебез Мөхәммәд (с.г.в.)гә карата булган хисләрне бергәләп салаватлар, мөнәҗәтләр әйтеп, үзләре язган шигырьләр укып узды. Пәйгамбәрләр тормышын, бигрәк тә Расүлебез белән бәйле вакыйгаларны белү, хәтердә ныгыту ниятеннән, кунаклар арасында викторина да уздырылды.

Биредә менә инде берничә ел хатын-кызлар өчен “Фәтыйма” мәдрәсәсе эшли икән. Казаныбыз мәчетләрендә остазлык итүчеләр өчен дини-милли традицияләребезгә нигезләп абыстайлык серләре төшендерелә, дини йолаларыбызны үтәү нечкәлекләре өйрәтелә икән. Ерак дип тормыйлар, Казанның төрле почмакларыннан мөслимәләребез һәр чәршәмбедә бирегә сабак алырга ашыгалар. Үзенә күрә бер осталыкны арттыру, тәҗрибә уртаклашу курслары дияргә дә була “Таш” мәчетнең болай эшләү, динебез чылбырындагы бу әһәмиятле вазыйфаларнең нечкәлекләрен өйрәтүгә алынуны. Укыту, тәҗрибә уртаклашу буенча хәзерлекле команда да тупланган. Теләк булганда башкаларны кабатламаган эш юнәлеше табарга мөмкин икән дигән нәтиҗәгә килдек без 2010 елдан бирле биредә имамлык итүче Харис хәзрәт Нәҗмиев оештырган әлеге эшчәнлек белән танышкач. Һәм дин-ислам юлында хезмәт итәргә тырышучыларга дөрес итеп Коръән укырга өйрәтү, өйрәнгәнне шомарту, шушындый осталык дәресләре оештыру үзен аклый.

Мәүлид мәҗлесенә нур өстенә нур булып табиблар, ирле-хатынлы Рәшит Әгъзәмович һәм Фәния абыстай Җәләлиевалар килде. Алар туган авыллары Өркештә (Кукмара районы) быел гына ике катлы “Нур” мәчете ачкан, “Фәниябикә” мәдрәсәсе комплексы салып, 16 ел буена шунда тирә-яктагыларга дин-ислам нигезләрен, әдәп-әхлак тәрбиясен ирештергән игелекле затлар. Халкыбыз яратып билгеләп үтә торган Мәүлид аена алар дин кардәшләребезгә үзенчәлекле бүләк хәзерләгәннәр: “Күңелләр дәвасы” дигән истәлекләр, зикерләр, салаватлар тупланган китап чыгарганнар. Китапның мөхәррире, журналист Вәсилә ханым Рәхимова да, Фәния абыстай да мәҗлестәшләрнең өстәл китабы булырлык әлеге хезмәтләре белән таныштырдылар.

Таш мәчеттә хезмәт куючы остазлар тарафыннан ихластан әзерләнгән Мәүлид ашы күңелләрдә әнә шундый җылы хисләр калдырды. Ашыкмыйча, иркенләп кунак булдык, таныштык, үзара аралаштык. Инде күптәннән әни, дәү әниләр булган ак яулыклы мөслимәләребез дин-ислам юлында тагын нәрсәләр эшләп булачагын, халкыбызны динебезгә таянып, әдәп-әхлак ягыннан савыктыруга җиң сызганып өлеш кертергә тиешлегебезне ассызыкладык. Мәчет эшчәнлегендә шушы юлны сайлаган Харис хәзрәт Нәҗмиев безне хөрмәтләп кунак итте, шуны юлда тырышырга өндәде.

Әле узган ел гына затлы итеп, җиренә җиткерелеп яңартылган, төзәтелгән борынгы тарихи мәчеттән беребез дә мәхәллә әзерләгән бүләксез һәм “Күңелләр дәвасы” дигән яңа чыккан китапсыз китмәде. Аллаһы Тәгалә тырышлыкларыннан разый булса иде дә, барчаларыбызга Пәйгамбәребезнең шәфәгате насыйп булса иде.

Вәсилә Рәхимова


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе