"Татарстан - яңа гасыр" һәм "ТНВ-Планета" телеканалларында Мөхәммәд (с.г.в.) тормышы турында чыгарылыш вакыты билгеле булды

Сөекле Пәйгамбәребезнең балачагы һәм гомумән тормыш юлына багышланган тарихларны "Нәсыйхәт" тапшыруында Татарстанның Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин бәян итәчәк.

БӘЙЛЕ
2016 Дек 01. Фото:tnv.ru

"Нәсыйхәт" тапшыруы мөхәррире Ләйсирә Фазлыева хәбәр иткәнчә, телевизор каручылар бу атнада "Татарстан - яңа гасыр" телеканалында - җомга көнне иртәнге унбер туларга ун минутта (10.50), шимбә көнне кичке дүрттә (16.00), "ТНВ-Планета" телеканалында җомга көнне көндезге сәгать икенче егерме биш минутта (13.25) тапшыруның беренчесен карый алачак.

Ике тапшыру дәвамында Мөхәммәд (с.г.в.) хакында үзләренә бик күп мәгълүмат алырга мөмкин булачак.

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин катнашындагы тапшыру Мәрҗани мәчетендә төшерелгән.

Билгеле булганча, Мәүлид ае дип халыкта Мөхәммәд (с.г.в.) туган айны Рабигуль-әүвәл аен атап йөртәләр. Һиҗри календаре буенча мәртәбәле айларның берсе – Рәбигуль-әүвәл ае 30 ноябрьдә башлана. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

"Мәүлид" сүзе гарәпчәдән "туу" , “Мәүлид ән-Нәби” Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тууын аңлата. Мөхәммәд Пәйгамбәр Рабигуль-әүвәл аеның 11нән 12сенә каршы кичендә (быел милади буенча 11 нче декабрьдән 12енә каршы кичкә туры килә) дөньяга килгән. Мәүлид бәйрәме – сөекле Пәйгамбәребезне (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) искә алу, ул көнне шатлык белдерү өчен үткәрелә торган мөселман чарасы.

Ай дәвамында Татарстан мәчетләрендә һәм мәдрәсәләрендә Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) багышланган дини мәҗлесләр үткәрү, мохтаҗларга ярдәм итү кебек чаралар уздыру каралган. Болгарда уза торган чара Мәүлид уңаеннан төп бәйрәм чараларыннан санала. Быел ул 11 нче декабрьдә көтелә.

Римма Гатина.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе