Күңелләргә шифа өләшә

...Җанланыйк, кузгалыйк һәр җирдә Аллаһ гыйшкы хакына. ...Мәгърифәт, һөнәр туамы? Бар да Аллаһ гыйшкы хакына.

БӘЙЛЕ
2016 Дек 13. Фото:Вәсилә Рәхимова

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның мәгълум “Таян Аллага” шигырен эшләү-яшәү шигаре итеп алган дин кардәшебез Фәния абыстай Җәләлиеваның әле яңа гына “Күңелләр дәвасы” дигән дини, тарихи-публицистик китабы Идел-пресс нәшриятында табадан төште. Зикерләр, истәлекләр дип тәкъдим итә аны автор.

Яхшы, хуш. Китап чыгару белән дә, мәчет-мәдрәсәләр салдыру, уку-укытуны алып бару белән дә шаккатырып булмый инде безне. Халкыбыз 60 ел динсезлек чорын кичерде, берсен-берсе алыштырган 3 буын динсез үсте. Моннан 16 ел элек туган авылында шушы бушлыкны тутырырга тәвәккәлләп, гаиләсен, нәселен шушы изге ниятне гамәлгә ашырырга оештырган, халыкны да күтәрә алган замандашыбыз китабында моңа ничек ирешүе, тәрбия-аңлату ысуллары хакында гади генә итеп тәҗрибәсен уртаклаша.

70 йортлы Өркешендә һәр гаилә, һәр бала өчен кадерле зат, кирәкле шәхес ул бүгенге көндә. Авылдашларының ихласи язмалары аша без биредә халыкның тирән тамырлы дини-милли мирастан өзелмичә, дини тәрбиянең, иң әвәл уку-укытуның милли тәрбия белән тыгыз үрелеп баруын күрәбез . 15 елдан артык Казанның “Гадел” мәчетендә уку-укыту буенча имам ярдәмчесе буларак, ел саен йөзләгән кешегә динне төшендерүне оештыруы, туган авылында гаиләсе, туганнары белән бергәләп “Фәниябикә” мәдрәсәсен төзеп, уку-укытуда күптармаклы тәрбия проектларына алынган Фәния ханым үз мәктәбен, үз алымнарын булдырган олы йөрәкле тәрбияче, бай тәҗрибәсен һәркем белән уртаклашырга әзер мөгаллимә буларак ачыла китапта.

Автор хезмәтенең икенче өлешендә хикмәтле гыйлемнәр, Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа сәлаллаһу галәйһи вәссәлләм заманыннан башлап безнең көннәргә кадәр тәрикать әһелләре, хөрмәтле ишаннар, әүлиялар аша килеп ирешкән зикер-салаватлар хакында тәфсилләп аңлата. Мөселман җәдвәле буенча һәр айда, дини бәйрәмнәребездә, изге көннәрдә нинди догалар укып Аллаһка якынаерга, фани дөньяда инсанны сынаган авырлыклар, авыру-сырхаулар вакытында Раббыбыздан җиңеллек сорап ничек сыгынырга – китапта боларга җавап табарга була. Автор әлеге бер тәртипкә салып, туплап биргән зикерләрне әкренләп гамәл-гыйбадәткә кертү хакында да тәҗрибәсе белән уртаклаша.

Бу нәселдә дәвалау, халыкка игелек кылу көндек әбисе, халык табибы булып тирә-якта дан тоткан-ерак әби-бабаларыннан ук килә. Ә Хөрмәтулла кызлары Фәния һәм Әлфия ханымнар, Фәния ханымның җәмәгате Рәшит Әгъзәм улы һәм кызлары Асия Рәшитовна белән Айгөл Тәбрисовна гомерләрен инсаннар дәвалауга багышлаган, табиблык итүне сайлаган игелекле һөнәр ияләре. Дин иреге килгәч, халкыбызның тәнен генә түгел, күңелен дәваларга, савыктыруга алынучы фидакарьләр буларак Аллаһы Тәгалә юлында алар ихлас тырышлык куялар. Фәния ханым тирәсенә тупланган гаиләнең эшчәнлеген бер китапка туплауны һәм зур нәселнең күңел хәзинәсен киң катлау укучыларга җиткерүне мөхәррир Вәсилә ханым Рәхимова оештырган. Китапны Казанның “Гадел” мәчетендә һәм Тукай урамы, 5 йорттагы “Рамазан” кибетендә сатып алырга мөмкин.

Вәсилә Рәхимова.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе