Казанның “Сөләйман” мәчетендә “Бәхет ачкычы” иҗат төркеме кызлар өчен кышкы тәрбияви курслар оештыра

Кышкы каникулларда мәчетләрдә ир һәм кыз балалар өчен тәрбияви курслар оештыру матур гадәткә кереп бара. Балалар үзләре дә, ата-аналар да бу җәйләүләрне көтеп ала. Казанның Левченко бистәсендәге “Сөләйман” мәчетендә дә 30 нчы декабрьдән 8 нче гыйнварга кадәр “Тәмлүшкәле көн” дип аталган курслар эшләячэк. Аны “Бәхет ачкычы” дип исемләнгән иҗат төркеме оештыра.

БӘЙЛЕ
2016 Дек 29. Фото: vk.com/happiness_key

Бу курслар халык арасында бик популяр. Ни өчен шулай икәнлеген безгә шушы иҗат төркеме җитәкчесе Ләйсән Ганиева сөйләде. “Без бер концепцияне алып, бөтен чаралар шушы концепция тирәсенә туплыйбыз. Ел дәвамында ата-аналар, балалар белән эшлибез. Элемтә өзелми”, - диде ул.

Без Ләйсән Ганиевадан “Сөләйман”да җәйләүне ничек оештырачаклары турында сораштык. “2009 елдан бирле балаларның буш вакытын файдалы итеп уздыру белән шөгыльләнәбез. Һәр җәйләүнең билгеле бер темасы бар. Моңа кадәр “21 нче гасырда Казан” һәм башка дигән темалар булган иде. Концепциягә үз көнеңне никадәр файдалы һәм кызыклы итеп уздырырга, вакытны ничек итеп дөрес бүләргә дигән фикерне салдык”, - диде ул.

“Коръән эзләре буйлап” аталган уку программасына килгәндә, лагерьда көн саен Коръән ятлау дәресе һәм тәфсир (Коръәннең мәгънәсен аңлату) дәресләре булачак, тәҗвид (Коръәнне дөрес уку кагыйдәләре) шомартылачак. Тәфсиргә күчкәнче, балаларга Коръәннең нигә кирәк икәнлеге турында мәгълүматлы лекция укымакчылар.

Кышкы каникуллар “Тәмлүшкәле көн” дигән исемне нигез итеп алган икән, монда мастер-класслар да көн саен үткәреләчәк. Балалар ашлар, икенче ризыкларны әзерләргә өйрәнәчәк. Дөрес итеп шулпа пешереп, салкын, баллы ризыклар (канапе, мастикадан тортлар) әзерләп караячак. Өстәлне сервировкалау серләренә төшенәчәк.

Хенд-мейд (кулдан ясалган дип тәрҗемә ителә) дигән юнәлештә тәлинкәләргә - сурәтләр, “тәмле балкашык” техникасы буенча полимер балчыктан - бутерброд, җиләк-җимешләр, аш бүлмәсе өчен картиналар да ясаячаклар.

“Мастер-класста бүләк ясыйбыз икән, аның кемгә икәнлеген тәгаенлибез. Әнигә, дисәләр, “Ни өчен шулай?” - дип сорыйбыз. Үз кулың белән ясалган бүләк – ул сатып алганга караганда күпкә кадерлерәк. Балаларда иҗатны һәм эчке тәрбияне үстерәбез. Максат – буш вакытны кызыклы итеп кенә түгел, ә тәрбияви яктан да үз өлешен кертерлек итеп оештыру.

Көн саен саф һавада йөриячәкбез. Без сәламәт кеше Аллаһы Тәгалә тарафыннан яратыларак төшә дигәнне нигез итеп алабыз. Монда бәрәкәт һәм хәерлелек бар. Билгеле бер маршрут буенча квестлар уздырачакбыз: йә мәчет белән таныштырабыз, йә урамда уен уйныйбыз”, - диде Ләйсән Ганиева.

Курсларда эшләячәк барлык педагоглар да “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен, Россия ислам институтының шәригать һәм Коръән-хафизлар факультетларын тәмамлаган. Вожатыйлар да дини яктан белемле.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе