Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Мордовия Республикасы башлыгы В.Д.Волковка ачык хат юллады

Мордовия Республикасының Азюрка татар авылы халкы үзләренең РФ Конституциясендә гарантияләнгән милли хокукларын яклауны сорап, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына мөрәҗәгать итте.

БӘЙЛЕ
2017 Янв 23. Фото:stolica-s.su

Билгеле булганча, бу җирлектә хакимият белән укытучылар арасында бәхәс бара. Эш шунда: Азюрка авылында гомер-гомергә татар халкының милли гореф-гадәтләрен үтәп яшәүчеләргә, мәктәптә яулык бәйләп йөргән өчен гаеп тагалар.

“Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: әлеге авылның хатын-кызлары яулыкны күптәннән бәйли. Бу иҗтимагый тормышның бөтен өлкәләренә дә карый. Алар бөтен дәүләт күләмендә динсезлек идеологиясе хөкем сөргән чорда - совет вакытында да яулыкны бәйләп йөргән. Шул вакытта да республика хакимияте борынгы һәм танылган татар авылының милли гореф-гадәтләренә кизәнмәгән.

Азюрка авылындагы соңгы вакыйгалар Азюрка урта мәктәбенең яклаусыз хатын-кыз укытучыларына карата Мордовия хакимиятләренең тупас холымы һәм административ басым ясавы булып тора. Бу укытучылар үз милли гореф-гадәтләрен үтәү хокукын саклап калырга тели.

Мордовия хакимиятләре, укытучыларны эштән җибәрү белән куркытып, яулыкларын салуны таләп иткәндә, РФ Конституциясенең 28 статьясын боза. Әлеге статьяда “һәркемгә вөҗдан иреге, дин тоту иреге, шул исәптән, теләсә кайсы динне аерым гына яки башкалар белән тоту яки бернинди динне дә тотмау, дини һәм башка карашларны ирекле рәвештә сайлап алу һәм тарату һәм алар нигезендә эш алып бару хокукы гарантияләнә”, диелә. РФ Конституциясенең 37 статьясы “Һәркемнең, бернинди кысрыклаусыз, иминлек һәм гигиена таләпләренә җавап бирә торган шартларда хезмәт итүгә, хезмәт өчен бүләкләнүгә хокукы бар”, дип гарантияли.

Күргәнебезчә, Мордовия хакимиятләре республика татарларының милли һәм дини хокукларына кизәнә, татар халкының балаларга яктылык өләшүче вәкилләренә карата административ басым ясый”, - диелә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Мордовия Республикасы башлыгы В.Д.Волковка юллаган ачык хатында.

Хатның тулы варианты биредә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе