Тренингта әниләрнең балаларга ачулану һәм кычкыру сәбәпләре, балалар тәрбияләгәндә, шәригать тарафыннан рөхсәт ителгән “җәза” төрләре һәм беркайчан да эшләргә ярамый торган эшләр турында мәгълүмат биреләчәк. Шулай ук тиз арада ачуны басарга һәм ачуны булдырмый калырга ярдәм итә торган алымнар күрсәтеләчәк. Ачуы чыккан баланы тынычландыру юллары хакында да фикер алышу көтелә.
Әлеге тренингның өстенлеге шунда: әниләр бөтен алымнарны тренинг вакытында эшләп караячак, дип хәбәр итә оештыручылар.