Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормыш юлын белү;
Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в.) тәрҗемәи хәле буенча эссе язу;
“Мөгаллим сәни” китабы буенча “Иман шартлары”н яттан сөйләү;
Мөхәммәт пәйгамбәргә (с.г.в.) багышланган әдәби әсәр (шигырь, касыйдә һ.б.) сөйләү.
Конкурсның оештыручылары булып Әмәт бистәсенең «Өмет» мәчете һәм Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте тора.
Конкурс иртәнге сәгать тугызда башлана.
Өстәмә мәгълүматны +7(929)7288860 телефоны аша белә аласыз.
Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтенең матбугат үзәге