Камил хәзрәт Сәмигуллин исламны асыл чыганаклар аша өйрәнергә чакырды

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Санкт-Петербург шәһәренә эшлекле сәфәр кыла. Биредә ул “Традицион диннәр – көчле Россия өчен” дип аталган Бөтенроссия конференциясендә катнашты һәм чыгыш ясады.

БӘЙЛЕ
2016 Ноя 02. Фото:dumrt.ru

Б.Ельцин исемендәге Президент китапханәсендә үткәрелгән әлеге чарага дин белгечләре, сәясәтчеләр, социологлар килгән иде.

Аерым алганда, Чечня республикасы мөфтие Салах Мәҗиев, Мәскәү, Россиянең Үзәк өлеше һәм Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Әлбир хәзрәт Крганов, Санкт-Петербург һәм Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Панчеев һәм башкалар катнашты.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышында бүгенге көндә Россиядәге дини вәзгыять хакында сөйләде.

"Динебез өйрәткәннәрне белгән кеше кешелек дөньясының дошманлык, күрәалмаучанлык халәтендә яшәвенә, бер-беребезне гаепләргә, санламаска бер сәбәп тә таба алмас. Без һәрвакыт үзебезнең үзенчәлекләрне саклаган, үстергән хәлдә бер-беребезгә якынаю юлларын эзләргә тиеш. Чөнки без барыбыз да бер тормыш җебенә тезелгән энҗе бөртекләре кебек", - диде Камил хәзрәт.

Шулай ук мөфти исламны аның асыл чыганаклары аша өйрәнергә һәм динебез хакында белемне гыйлем ияләреннән тупларга, азчылыкны тәшкил итүчеләрнең шикле дәгъватына иярмәскә чакырды.

Моннан тыш мөфти Камил хәзрәт конференциядә катнашучыларга, Санкт-Петербургта яшәүче дин кардәшләребезгә Татарстан мөселманнары сәламен җиткереп, Санкт-Петербург һәм Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Панчеевка татар шамаилен бүләк итте, дип хәбәр итте Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе