
Аерым алганда, Корбан гаетенең төрле милләт һәм дин кешеләрен якынайтуы, корбан чалуның матур бер традициягә әйләнүе, хаҗның олы гыйбадәт булуы турында сөйли видеожурнал.
23 сентябрьдә "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды ярдәмендә хаҗ кылучылар хаҗдан кайтты. Алар өчен 22 көн дәвамында мөселманнар өчен изге урыннарны хаҗ кылу дулкынландыргыч булган. Хаҗ йолалары вакытында һәм тиешенчә үтәлгән. Олы юлдан хаҗиларыбыз бераз гына арып кайтсалар да, Аллаһы Тәгалә каршында үтәлгән бурыч күңелләренә нур өсти, рәхәтлек бирә.
“Зур Казан” типографиясенә, күрмәүче пассажирлар өчен Луи Брайль системасы буенча листовкалар һәм брошюралар бастыру өчен, “Аэрофлот” компаниясеннән зур заказ килде. Инглиз телендә – 10 мең листовка, рус һәм инглиз телләрендә 5 мең брошюра бастыру көтелә. Шулай итеп, “Аэрофлот” компаниясе очкычлары оча торган барлык илләрдә мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен уңайлы мохит тудырылачак.
“Ярдәм” мәчетендә башланып киткән укулар, тәҗвид һәм хәдисләрне өйрәнү дәресләр һ.б. яңалыклар турында да сезгә видеожурнал сөйләр.
Видеожурналның даими сәхифәсе - "Имам сүзе"ндә Күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәк мөгаллиме Фәнис хәзрәт Миңгәрәев Корбан чалуның фазыйләтләре турында бәян итә. Корбан чалу белән, күңел байлыгына ирешеп, хакыйкатькә төшенеп, бер асыл ләззәт тою турында җиткерә ул безгә. Бу гамәлнең дөньяда да, ахирәттә дә олуг бәхет, бәхет-сәгадәт булуын ассызыклый.