"Ярдәм" видеожурналының сентябрь ае чыгарылышы Корбан гаете рухы белән сугарылган

Хөрмәтле дин кардәшләр! Сезнең игътибарыгызга "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды эшчәнлегенә багышланган чираттагы видеожурнал куелды. Укучыларыбыз, Зөлхиҗҗә аенда булган олуг вакыйгалар – Корбан гаете, хаҗ гыйбадәтен кылу, шулай ук “Ярдәм” мәчетендә булган вакыйгалар белән танышып, видеожурналны караудан тәм табачак. Видеожурнал бик эчтәлекле итеп, Ислам диненең асылын тормыштагы эш-гамәлләр, кеше язмышлары аша чагылдырып бирә алган.

Читайте также
2016 Окт 10

Аерым алганда, Корбан гаетенең төрле милләт һәм дин кешеләрен якынайтуы, корбан чалуның матур бер традициягә әйләнүе, хаҗның олы гыйбадәт булуы турында сөйли видеожурнал.

23 сентябрьдә "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды ярдәмендә хаҗ кылучылар хаҗдан кайтты. Алар өчен 22 көн дәвамында мөселманнар өчен изге урыннарны хаҗ кылу дулкынландыргыч булган. Хаҗ йолалары вакытында һәм тиешенчә үтәлгән. Олы юлдан хаҗиларыбыз бераз гына арып кайтсалар да, Аллаһы Тәгалә каршында үтәлгән бурыч күңелләренә нур өсти, рәхәтлек бирә.

“Зур Казан” типографиясенә, күрмәүче пассажирлар өчен Луи Брайль системасы буенча листовкалар һәм брошюралар бастыру өчен, “Аэрофлот” компаниясеннән зур заказ килде. Инглиз телендә – 10 мең листовка, рус һәм инглиз телләрендә 5 мең брошюра бастыру көтелә. Шулай итеп, “Аэрофлот” компаниясе очкычлары оча торган барлык илләрдә мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен уңайлы мохит тудырылачак.

“Ярдәм” мәчетендә башланып киткән укулар, тәҗвид һәм хәдисләрне өйрәнү дәресләр һ.б. яңалыклар турында да сезгә видеожурнал сөйләр.

Видеожурналның даими сәхифәсе - "Имам сүзе"ндә Күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәк мөгаллиме Фәнис хәзрәт Миңгәрәев Корбан чалуның фазыйләтләре турында бәян итә. Корбан чалу белән, күңел байлыгына ирешеп, хакыйкатькә төшенеп, бер асыл ләззәт тою турында җиткерә ул безгә. Бу гамәлнең дөньяда да, ахирәттә дә олуг бәхет, бәхет-сәгадәт булуын ассызыклый.


Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19
Әңгәмәләр
© 2009-2016 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга «Ислам info» «Медиа торкеме» ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.(843) 258-15-19
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту «Ариф» студиясе