
Бу чаралар Милли хәйриячеләр советы һәм “Коръән нуры” оешмасы, шулай ук Казан ислам университетының Коръән-хафизлар әзерләү үзәге белән хезмәттәшлек итү кысаларында узды.
Әлеге Коръәннәр, яңа Казан басмасы буларак, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин җитәкчелегендә шәех Хәсән әл-Хәдия булышлыгында чыгарылды. Шулай ук тантаналы шартларда “Ярдәм” фонды каршындагы Коръәнне өйрәнү мәркәзенең 3 шәкертенә иҗәзә тапшырылды. Алар, Коръәнне дөрес итеп уку буенча “Төхфәт әл-Әтфәл” кагыйдәләр җыелмасын ятлаган.
Иҗәзә гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә рөхсәт, лицензия дигәнне аңлата. Иҗазә остаз тарафыннан укучысына бирелә. Бу укучысына остазы исеменнән белемнәр таратырга мөмкинлек бирә.
“Ярдәм” фонды каршындагы Коръәнне өйрәнү мәркәзе шәкертләре шәһәркүләм, республика, төбәкара, халыкара конкурсларда даими рәвештә зур нәтиҗәләр күрсәтәләр. Без сезнең белән горурланабыз, сезгә ышанабыз һәм зур өметләр баглыйбыз. Яңа Коръән басмалары өстәл китабыгызга әйләнсен, яңа җиңүләргә китерсен, хафиз дәрәҗәсенә ирешергә насыйп итсен! Чараны оештыручыларга, Коръән басмаларын яңартып чыгарып торучыларга, Аллаһы китабын йөрәнүчеләргә ихластан рәхмәт”, - дип җиткерде И.Сабиров үзенең чыгышында.