Дини уку йортлары шәкертләре, Габдулла Тукай иҗатын өйрәнеп, үз иҗатын үстерә

Россия ислам институты татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көне уңаеннан конкурс игълан итә. Бәйгедә Татарстан дини уку йортлары шәкертләре катнаша ала.

БӘЙЛЕ
2017 Фев 14

Конкурска эшләр 13 февральдән алып 15 апрельгә кадәр кабул ителә.

Конкурс Татарстан Республикасы дини уку йортлары студентлары арасында яшь талантларны барлау һәм аларның иҗади эшчәнлеген үстерү максатыннан уздырыла.

Конкурс ике этапта үтә:

1 этап

• Каллиграфия һәм тәрҗемәләр конкурсына материаллар җыю, аларны анализлау, конкурста катнашырга теләүчеләрне теркәү (13 февраль 2017 ел - 15 апрель 2017 ел).

• Татарча вәгазь һәм шигырь укучылар бәйгесендә катнашучыларны теркәү (13 февраль 2017 ел - 15 апрель 2017 ел)

2 этап

Татарча вәгазь һәм шигырь укучылар конкурсын уздыру. Барлык номинацияләр буенча да җиңүчеләрне билгеләү һәм бүләкләү.

Конкурста Татарстан республикасының дини уку йортларында белем алучы һәрбер теләгән кеше катнаша ала.

Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үтә:

"Татарча иң оста вәгазь укучы". Катнашучы (конкурсант) татар телендә оста итеп вәгазь укырга, вәгазь темасы буенча сорауларга җавап бирергә тиеш. Вәгазь сөйләү өчен 7-8 минут вакыт бирелә. Вәгазь күчерелгән яисә әзер җыентыклардан алынырга тиеш түгел. Конкурстан соң вәгазьләр РИИ сайтына эленәчәк.

"Татарча яттан сәнгатьле итеп шигырь сөйләүчеләр". Әлеге конкурс берничә номинациядә үтә:

1. “Каурый каләм алдым кулыма” номинациясе. Бу юнәлештә үзләре иҗат иткән шигырьне сөйләүчеләр көч сынаша.

2. “Татар телендә сөйлим мин” номинациясе. Әлеге номинациядә татар телен чит тел буларак өйрәнүче студентларның чыгышлары бәяләнә.

3. “Татар теле - туган телем” номинациясендә сәнгатьле итеп яттан шигырь укучы татар студентлары ярыша.

Икенче һәм өченче номинация буенча чыгыш ясаучы студентлар яттан сөйләү өчен үзләре теләгән татар шагыйренең берәр әсәрен сайлап алалар. Шигырьнең күләме ун ике строфадан да ким булырга тиеш түгел.

3. Г.Тукай шигырьләрен яисә алардан өзекләрне каллиграфик гарәп хәрефләре белән язу.

4. Г.Тукай шигырьләрен гарәп, фарсы, төрек, инглиз телләренә тәрҗемә итү. Тәрҗемә өчен шагыйрьнең кимендә ике-өч строфалы ике яки берничә шигыре алына. Шигырьнең тәрҗемәсе ак шигырь формасында да булырга мөмкин. Күрсәтелгән телләрдә профессиональ белгечләр тарафыннан тәрҗемә ителгән әсәрләр бәйгегә кабул ителми. Тәрҗемәләр махсус программа ярдәмендә плагиатлыкка тикшереләчәк.

a href="http://dumrt.ru/news/news_16855.html"> НИГЕЗНАМӘ.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе