
Аның автобиографик хатирәләрен һәм көндәлек язмалары белән танышкан укучы Габдулла Тукайны үзе өчен башка яктан ача алачак. Китапка тупланган язмалар шагыйрьнең соңгы еллардагы тормышының бөтен катлаулылыгын һәм һәм хис-кичерешләрен ачып сала. Бу вакыйгалар Тукайның бөтен барлыгын һәм характерын яхшырак аңларга мөмкинлек бирә.
Татар телендәге текстларны рус теленә Илназ Мәхмүтов һәм Рәшит Төхфәтуллин тәрҗемә иткән. Китапка ТР Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыка мирасы архивыннан фотосурәтләр дә кертелгән, дип хәбәр итә “Смена” заманча мәдәният үзәге.