![](/_pu/179/48605972.jpg)
"Ислам – дөнья күләмендә үсешкә ия дин буларак, фән эшлеклеләре, динне өйрәнүчеләр, сәясәтчеләрнең игътибар үзәгендә. Бүгенге көндә дөньяда 1,5 миллиард мөселман яши, бу - Җир йөзендә яшәүче бар халыкның 23 %ы, - диде мөфти. - Исламның бөтен дөньяга таралуы, шул исәптән Европа берлегенә керүче илләрдә һәм элекеге СССР республикаларында диннең кире кайтуы – болар барысы дин үсешенә кагылышлы сорауларны иң актуаль глобаль сәяси проблемаларның берсенә әйләндерә. Сәясәтчеләр юкка гына кайда масса - шунда сәясәт дип әйтмиләрдер.
Шуны да әйтергә кирәк: дини факторларның тормышыбызга, сәясәткә, халыкара мөнәсәбәтләргә кайтуы, бер яктан, буыннар арасындагы милли-мәдәни бәйләнешне торгызды. Икенче яктан, җәмгыятьтә радикаль карашлар таралды, дәүләткә һәм җәмгыятькә каршы күренешләр барлыкка килде. Глобаль куркыныч буларак, ДАИШны атарга мөмкин.
Әле 14 гасыр элек үк Ислам кешелек дөньясын берләшергә чакырды. Аллаһка ышану, инану - XXI гасырда котылу юлы, бары тик динебез генә кешеләрне фәрештәләр дәрәҗәсенә күтәрә ала, мәрхәмәтлелеккә, сабырлыкка, бер-беребезне хөрмәт итәргә, тыныч яшәргә өйрәтә. Динебез беренче карашка капма-каршы булган әйберләрне берләштерә: дин – фән, дөньяви тормыш - ахирәт, матди – рухи, җан – тән.
Конференция эскстремистик хәрәкәтләрнең ни өчен таралуын һәм бүгенге мөселманнарның проблемаларын фәнни-теоретик яктан аңларга ярдәм итә. Дин әһелләренең, фән эшлеклеләренең, дәүләт органнарының бер көч булып берләшүе бүгенге проблемаларны чишәргә ярдәм итә", - диде ул.
Конференция кысаларында «Якын Көнчыгышта һәм дөньяның башка регионнарында дини радикализм чагылышы», "Россиядә һәм БДБ илләрендә дини экстремизм», «Дини экстремизмга каршы профилактика тәҗрибәсе» һәм башка темаларга секцияләр, түгәрәк өстәлләр уздырыла.
Шулай ук чарада Россия ислам университеты ректоры, мөфти урынбасары, Фәннәр Академиясе мөхбир әгъзасы Рәфыйк Мөхәммәтшин, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, Казан ислам институтының дини дисциплиналар кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты, доцент, Казанның баш казые Габдулла хәзрәт Әдһәмов һәм башка дин әһелләре, дин белгечләре катнаша, дип хәбәр итә Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте.