Ислам тарихы һәм мәдәнияте буенча белгечләр әзерләүнең нечкәлекләре турында Санкт-Петербургта Дагыстан гуманитар институты ректоры Морад Шәфиев һәм Санкт-Петербург дәүләт университетының укыту-методик эш буенча проректоры Марина Лаврикова катнашында узган очрашуда сөйләштеләр. Очрашуда шулай ук Дагыстан Республикасының Вөҗдан иреге, дини оешмалар белән хезмәттәшлек комитеты вәкиле Магомед Магомедов та булган, дип хәбәр итә ислам.ру.