
Нәни кунакларны килеп керүгә үк әкият персонажлары, мультфильм геройлары каршы алды. Алар белән бергә балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар. Балаларга шулай ук Мәүлид бәйрәме, пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең тормыш юлы, аның күркәм сыйфатлары турында мультфильм форматында видеоролик күрсәттеләр.
Шуны да әйтергә кирәк: әлеге чарага күп балалы, азкеремле гаиләләрдән балалар да чакырылган иде. Бу аларга Мәүлид ән Нәбинең чын асылы турында күбрәк белү өчен менә дигән мөмкинлек булды.
Әкият персонажлары нәниләр белән викторина уздырдылар. Тылсымчы белән кызыклы әкият уйлап чыгардылар. Балаларның йөзләрендә чын күделдән елмаюны күреп олылар да шатландылар. Ә махсус бүләкләр алгач балалар сөенүенең иге-чиге булмады, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте сайты.
Аллаһы Тәгалә киләчәктә дә шундый чаралар уздырырга көч-куәт, мөмкинлекләр бирсен иде!