Алмаштырылган кабер ташын нишләтергә яки чардуган чәчәген кем кәкрәйткән?

Минем бу язмам халыкның зиратларга мөнәсәбәте турында булырга тиеш иде. Әмма ахырдан барыбер шул җирлектә кабер ташларына бәйле мәсьәлә әһәмиятлерәк булып чыкты. Максатым да - әлеге зираттагы вәзгыятьне фаш итү түгел, ә килеп туган проблемаларны дин әһелләре белән берлектә хәл итү юлларын эзләү. Мондый хәл күп зиратларга хас дип беләм.

БӘЙЛЕ
2016 Ноя 18. Фото: Римма Гатина

Җәен-көзен әлеге зиратта ятучы туганнарыбызның каберләрен зыярат итүне гадәткә керттек. Каберләрен чистартып, чардуганнарын буяп, дога кылып кайтабыз. Гадәттә без зиратның мәчет урнашкан алгы ягыннан кереп-чыгып йөрибез. Соңгы тапкыр барганда, көн яңгырлы һәм салкын иде. Дога кылганнан соң, мин гадәти сукмактан түгел, ә башка юлдан киттем. Миңа беренче тапкыр туры сукмактан зиратның арткы ягыннан әйләнеп чыгарга туры килде. Зур капкадан чыгуга, мин бик тә ямьсез һәм күңелгә тия торган күренешкә тап булдым. Зират коймасы белән янәшә канауда ватылган кабер ташы ватыклары ята иде. Бераз баргач, койма буенда йөзтүбән яткан ватылмаган ташка тап булдым.

Миңа бу хәлләр бик сәер тоелды. Әле Яңа Татар бистәсендәге зиратта ташлар вату белән бәйле вакыйгалар онытылып та бетмәгән. Ә монда ... Нәрсә инде бу? Район мөхтәсибенә шылтыратып әйтергә кирәк дигән уйлар белән мәчеткә намаз укырга кереп киттем. Мин мәчеттән намаз укып чыкканда пөхтә генә киенгән бер бабайга тап булдым. Ул шушы мәчетнең имамы, зиратны карап тотучы өлкән яшьтәге хәзрәт булып чыкты.

Югары тоннарда башланган әңгәмәбез бераздан тыныч тонга күчте. Ахырдан бер-беребезне аңлап, матур гына саубуллаштык. Хәзрәт белән булган сөйләшүне укучыларыбызга җиткерүне кирәк дип таптым. Чөнки, аңлавымча, зиратның эчендә дә, тышында да без бүген бәян итәчәк проблемалар еш булып тора. Аннан соң бу проблемалар әлеге зиратка гына хас түгел.

Менә мин берүзем чардуган күтәреп йөрергә тиешме инде?!

Иң беренче эш итеп хәзрәттән нишләп зират коймасы белән янәшә канауда ватылган кабер ташы ватыклары ятуын, нишләп шундый тәртипсезлек булуын сорадым. Сөйләшә торгач, каберләрдән алмаштыру өчен алынган ташлар, чардуганнар белән бәйле мәсьәләләрнең бик күпкә катлаулырак икәнлеге аңлашылды.

Хәзрәт, бераз гына ачынып һәм кызып китеп: “Халыктан инде. Нишләп тыңламый халык? Нишләп ул алган ташларны чыгармыйбыз, аларны ватып, чүп савыты янындагы урынга алып чыгып куймыйбыз? Зират өстендә калдырырга ярамый бит. Алган чардуганнарны шунда терәп калдыралар, алар өчен капка төбендә урын бар бит. Мин ул урынны күрсәттем, җыеп, шунда куярга кирәк дип әйттем. Өске якта терәтеп калдырган берничә чардуган бар. Сукмактан барганда бер чардуганның җирдә үк ятканы күренә. Ул да тәртипсезлеккә керә бит инде. Кеше узып китә дә, менә сезнең кебек кебек: “Әнә чардуган ята”, - дип, килеп, миңа күрсәтә. Менә мин берүзем чардуган күтәреп йөрергә тиешме инде?! Менә, малайларга әйтеп: “Әйдә, агайне, чардуганны ташып алыйк әле”, - дип, шулай итеп йөрибез инде” – дип, җаваплап, мине үзе үк сораулар белән күмеп ташлады. Сөйләшә торгач, таш ватыкларының канауда аунап ятарга тиеш түгеллеген дә раслады.

Хәзрәт зиратны 2011 елдан бирле карап тора икән. Ярдәмчеләре юк, зиратта эшләр өчен эшчеләр каралмаган. Бөтен өмет халыкның сознательный булып, алыштырган ташларын, чардуганнарны зиратның тышына чыгарып куюында. Язын, көзен оештырыла торган өмәләр хәлне яхшырта ала. Әмма анда да бит күпме халык килә бит әле. Мәктәпләр, училищелар бераз коткара-коткаруын. Әмма җәй көне алмаштырылып, тышка чыгарылмаган таш та, чардуган да көзгә кадәр күзгә кереп торачак, килгән-киткәннең эчен пошырачак. “Бу зират нигә каралмый?” дигән сораулар тууга сәбәп булачак.

Сөйләшү вакытында тышка чыгарып та, ватылмаган һәм чүп савытына барып җитмәгән, койманың бу ягында йөзтүбән яткан ташлар мәсьәләсе кат-кат калкып чыкты. “Менә шул ташларны җыябыз инде. Мин, малайларга кушып, кувалда белән ваттырып, чүп савыты янындагы урынга ташлыйбыз”, - дип җаваплады ул чакта хәзрәт. Гадәттә өмә вакытында бу таш ватыклары Арчаның гомуми чүплегенә озатыла.

Алмаштырылган һәм ватылган ташлар чүплеккә озатыла яки ташка кем хуҗа?

Кабер ташлары минем күңелемә ниндидер бер изге әйбер кебек кереп калган. Аларның гомуми чүплеккә җибәрелүе дә ризасызлык уята бит әле. Мин бу ризасызлыгымны хәзрәткә дә сиздердем. “Мөфтият берәр нәрсә дип әйтмиме соң?” – дип сорап куйдым. “Төптән уйлап караганда, ул нәрсә дип әйтә инде аны? Үзегез хәл итегез ди инде ул. Без аны уйлаштык инде, сөйләштек. Менә шунда алып чыгып ваталар да коммунальный - чүп җыючылар төяп алып китә инде. Әнә мин әни ташын ватып, нигезгә салдым, нәрсәсе бар аның? “Ташларга ярыймы, ярамыймы икән, диләр. Гөнаһ микән?” - диләр. Нәрсәсе гөнаһ инде аның? Ул тамга өчен куелган әйбер генә. Анда бисмилла дигән сүз бар инде. Хәзер ул ташны күтәреп йөрикме инде?” – дип, сорау өстенә сорау тезде хәзрәт.

Хәзрәт алмаштырылган ташлар белән бәйле мәсьәләнең бүген генә килеп тумаганлыгын, бу хакта төрле фикерләр әйтелгәнен дә җиткерде. Хәтта бер чокып казып, бөтен алыштырылган ташларны күмәргә дә тәкъдим иткән булганнар. “Кая алай итеп күмеп ятабыз инде без? Бу бит инде кабат башка сыймый торган хәл. Кабер ташларын алай итеп күмеп булмый”, - диде ул. Бер караганда, хәзрәт хаклы да кебек. Илленче еллардан бирле эшләп килгән зираттагы алыштырылган кабер ташларын (алар урынына табличкалар эленә) бер складка җыеп яткыруны күз алдына китереп тә булмый. Икенче яктан караганда, кабердәге таш куйган кешеләрнең милке бит инде ул. Ул таш белән хуҗалары идарә итәргә, аны нишләтәсен хәл итәргә тиештер инде.

“Менә Камил дигән кешенең рәсемле ташы, алыштырылып, аның урынына табличка куелуга өч ел инде. Шул таш кырыйда тора инде, алып чыгарып ташларга җыенган кеше юк. Ә без аңа махсус тимибез. Туганнары бу ташка карап, нигә гыйбрәт алмый икән, дибез”, - дип тезеп китте хәзрәт.

Әлбәттә, кешеләрнең бөтенесен дә бер чыбыктан сөреп булмый инде. Ташны алыштырып, ватып, чүбен дә калдырмый алып чыгып өеп куючылар да җитәрлек. Әңгәмәбезнең башыннан ахырына кадәр мин хәзрәтнең “Их, бөтенесе дә шулай булсалар иде”, - дигән җан авазын ишеттем.

Чардуганны җимергәнсез...

Сөйләшә торгач, сүз каберләр өстендәге зур-зур агачларны кисү, чардуганнар мәсьәләсенә кереп китте. “Менә без агачларны өмә ясап кисәбез. Агач төшә торган бик хәтәр җирләр бар. Кеше килә дә агачларны кисегез, хәтәр бит ди. Дөрес, хәтәр. Ә кисәргә бер кеше килми. Кем чыгара инде ул агачларны? Әле аның чардуганы бар. Үзе барында агач төшсә, һәй төште шул инде, тота алмадылар, дип әйтерлек булсын. Ә алар киләләр дә: “Чардуганны җимергәнсез”, - диләр. Агач та кисәсең, чардуган да калсын. (Зиратта зур-зур агачлар бар). Менә күпме агач кистек, күпме чардуганны саклап калдык. Кайберләрен алабыз да сүтәбез, җыябыз, кире куябыз. Ә халык эшләргә килми, - дип уфтанды хәзрәт.

Агач кисү, чардуган белән бәйле кызык кына бер хәлне искә төшереп алды хәзрәт. “Өч ел рәттән йөзләгән төп агач кистек. Киләләр дә җиңел генә: “Алыгыз инде, алыгыз”, - диләр. Менә җимереп кара син бер чардуганны. Берсендә мин шулай печән чабып ятам. Шунда бер егет килде дә: “Администрация кая?” – ди. Рәвешеннән күрәм, жалоба белән килә бу. Нәрсә булды, минәйтәм. Агач кискән идек ич инде. “Сез, ди, агач кискәнсез, чардуганга төшергәнсез”, - ди. Кая ул, күрсәт әле, дим. Сукмактан менгәндә, ике чардуган төшкән иде. Без аны алмаштырдык. Ә моның чүт кенә чәчәге кәкрәйгән. Менә шушымы? - дим. Әйе, - ди. Мин әйтәм ал бер тимер, турайт та куй. Әйбәтләп буягыз, - дим. Юк, сез моны алыштырыгыз, - ди. Агач кискәндә, син кайда идең дим? Мин Мәскәүдә торам, - ди. Хет Америкада тор, газетка игълан бирдек, радиодан әйтелде, - дим. Әйткән булсагыз, кайткан булыр идем, йә кеше кайтарыр идем, - ди. Мин: “Син бел, укы, кил. Кил дә чардуганга агач төшерми тор. Без синең бу чардуганыңа кагылмыйбыз”, - дидем. Ул чардуган әле дә тора. Чәчәген турайтып куйдык инде”, - диде хәзрәт.

Урта сукмактагы чүп белән ничә ел көрәшәм инде

Чәчәк чәчәк белән, ә чүп утау мәсьәләсе – анысы инде бөтенләй аңлашылмый. Үзебезнең туганнарыбыз шунда яткач, еш кына зиратка керә торган сукмак янында бер кочак чүп күрергә туры килә. Анда инде зираттан чыгарга да күп калмаган була. Әмма чүп нигәдер капкага берничә адым калганда ташланган була. Ул чүпне кулыңа тоттың икән, алып чык та ташла инде, авырмы инде ул? Әнә хәзрәт тә: “Әнә шул урта сукмактагы чүп белән ничә ел көрәшәм инде. Шунда берәү ташлый да, калганнары да ташлый башлый. Зират бит ул безнең төп йортыбыз. Әмма халык аны алай дип аңламый”, - ди ул.

Бервакыт хәзрәт шулай сәпит белән намазга килә икән. “Өч хатын чүпне уралар да, печән арасына алып кереп аталар. Утап бетерделәр дә чыгалар болар. Шуннан мин: “Әссәламәгаләйкүм. Чүп утадыгызмы?” – дим. Әйе, утадык, хәзрәт, - диләр. Чүбегез күренми, - дим. Чыгардык, хәзрәт, чыгардык, - диләр. Менә бит сезнең чүбегез, җаннарым, мин бит сезне карап торам, - дим. Шуннан болар зәңгәрле-аклы булдылар. Нәрсә әйтергә белмичә, чүпләрен кыстырып чыгып киттеләр. Ул бит күтәрә алмаслык әйбер түгел”, - дип, хәзрәтнең аптыравын аңларга була. Бу язма әзерләнгәндә дә хәзрәт халык бу мәсьәләләрдә аңлырак булсын иде инде дигән теләк белдергән иде. Юкка гына ул ел саен район газетасына зиратны карап тотуга кагылышлы язмаларны яздырмый инде. Халык күңеленә барып җитмәсме, бераз гына мәнлерәк булмаслармы дип өметләнә инде хәзрәт.

Язмабызның соңында каралмый яткан каберләр мәсьәләсенә дә кагылмыйча китә алмыйбыз. “Сезнең игътибар иткәнегез бармы? Монда каралмый торган каберләр күпме?” – дип сорыйм хәзрәттән. “Күүп, - дип суза бабаң. - Мескен менә бу әби бара, карый инде. (мин аны гел күрәм инде). Үзебез кереп утыйбыз инде. Кайбер дусларыбызныкы, белгән кешеләребезнеке бар. Кайберләренә шылтыратасың, килмиләр”, - дип, кабат мәнсезлек, битарафлык мәсьәләсенә кайтып төште ул . Бу зиратта заманында хәйран гына билгеле булган шәхесләр, аларның туганнары җирләнгән. Исемен атыйсым килми, әмма күпмедер вакыт шундый каберләрнең берсе караучысыз торды, чүп басып китте. Балалары кайтып чистартмады. Шуннан соң ул каберне карап торучы табылды табылуын, әмма күңелдә ниндидер бер юшкын калды. Мин хәзрәт белән сөйләшеп, мәчеттән чыкканда да алда искә алып үткән әби (кызганыч, исемен сорамаганмын) караучысыз каберләр тирәсендә йөри иде...

Чүп савытлары зираттан ерак түгел үзе

Кабер ташлары белән сак булырга кирәк

Язма инде әзер булгач та, озак кына бастырылмый торды. Чүплеккә озатылган кабер ташлары ватыклары күңелгә һич тә тыңгылык бирмәде. Мин, җавап эзләп, берничә дин әһеле белән сөйләштем.

Кабер ташларын ватып, гомуми чүплеккә җибәрү кабер ташларының кадерсезләнүенә китермиме? Бу ташларны чүплеккә җибәрү рөхсәт ителәме? Без бу хакта Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр Советы әгъзасы, Совет районы имам-мөхтәсибе, Казандагы “Котдус” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллиннан сораштык.

“Әгәр кабер ташындагы мәгълүмат башка билгегә (бу очракта табличка) күчерелә икән, кабер ташларын ватып чүплеккә ташлау шәригатькә каршы килми. Ләкин бу очракта кабер ташында язылган Коръән аятьләрен, хәдисләрне сөртеп алырга кирәк. Ә иң хәерлесе – алыштырылган кабер ташларын махсус машинада ваклап, төзелештә куллану. Мондый чара кабер ташларының аунап йөрүеннән һәм исраф булуыннан саклый”, - диде Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин.

Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев менә мондыйрак җавап бирде:

- Ул дәү ташны ишелмәгән, бозылмаган килеш нишләп алып ташларга кирәк инде ә? Ташларның кайберләрендә аятьләр, ниләр бар бит әле. Шуңа күрә аның белән бик сак булырга кирәк. Шул кабернең кырына җайлап кына яткырып та, күмеп тә куеп була бит инде аны.

Җәлил хәзрәт кабер ташларын ватып, чүплеккә җибәрүгә каршы булуын әйтте.

Сөйләшүнең соңында Татарстанның Баш казые миңа ташлар белән бәйле бу сорауны мөфти исеменә Голәмәләр Советына язып җибәрергә тәкъдим итте. "Аңа Голәмәләр Советы җавап бирә. Аннан соң ул рәсми, бөтен кеше өчен мәҗбүри була. Безнең сүз белән кемдер килешергә, кемдер килешмәскә мөмкин. Ә голәмәләрнекен үтәргә тиеш була", - диде Җәлил хәзрәт.

P.S.: Мин телгә алган зират администрациясе, аңлавымча, кабер ташларын ватып, чүплеккә ничарадан-бичара булганга җибәрә. Язмам соңында укучыларыбызга мөрәҗәгать итәм. Сездә алмаштырылган кабер ташларын нишләтәләр? Җавапларыгызны безнең социаль челтәрдәге битләребездә калдырсагыз иде.

Язманы Римма Гатина әзерләде.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе