Һәр агач астында кабер яки вандаллар Бишбалта зиратында ни эзли?

Бүген Казанның Бишбалта бистәсендә (Адмиралтейская слобода) урнашкан XVI гасырга караган мөселман зиратында көзге традицион өмә узды. Өмәне Татарстан мөфтияте уздыра дип алдан хәбәр ителде. Башкаланың Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте мөселманнары да өмәгә оешкан төстә җыелып килгән иде.

БӘЙЛЕ
2016 Окт 29. Фото:Римма Гатина

Минем бу зиратта беркайчан да булганым юк иде. Килеп төшүгә, аның ташландык хәлдә булуын күрү белән бераз гына каршылыклы хисләр биләп алды үземне. Зират шундый хәлдә була ала дип, күз алдына да китермәгән бит инде моңарчы. Өмәгә кагылышлы яңалыкны сайтка урнаштырырга әзерләгәндә, аны Интернеттагы фотосурәтләр белән баетып бирергә уйлаган идем. Әмма зиратны әйләндереп алган бетон коймадан һәм берничә җимерек кабер ташыннан гайре берни таба алмаган идем. Ә чынлыкта хәлләр күпкә аянычрак икән.

Кергән шәпкә үзеңнең зиратка килеп кергәнеңне аңлыйсың инде үзе. Зират аркылыга бетон койма белән тотып алынган. Анда мөселман зираты дигән язу язылган. Тагын да эчтәрәк “Казан ханлыгы чорының тарихи ядкәре” дип язылган таш тора. Бөтен зиратында 5-6 ярым җимерелгән кабер ташын күрергә була. Бөтенрәк ташларның да күбесе алгы якта. Ә калган ташлар зират территориясендә таралып ята. Теге яки бу җирне чистартам дип, кабер ташлары өстеннән йөрергә дә туры килде. Тагын да эчкәрәк керсәң, кабергә төшеп китү куркынычы да юк түгел. Зиратта агачлар бик күп. Димәк, һәр агач астында кабер дигән сүз. Бәлки миңа каршы килүчеләр дә булыр, әмма, кипкән яфрак җыям дип, каберләр өстеннән йөрү, әрвахларны борчу бик үк дөрес гамәл булды микән? Бәлки алга таба өмә вакытында зур агачларны кисү, зират янындагы пляждан кергән чүп-чарны җыюга игътибар бирергә кирәктер. Чөнки пляж чын мәгънәсендә чүплеккә әйләнгән.

Бишбалта зираты турында мәкаләләр белән массакүләм мәгълүмат чараларында чыгыш ясаган тарихчы Айрат Фәйзрахманов сүзләренчә, пляж янындагы сулык зиратның төп өлешен тәшкил иткән. Билгеле булганча, Куйбышев сусаклагычын төзегәннән соң, зират су астында калган. Мәетләрне шул яктан башлап хәзер зират булган урынга таба җирләп килгәннәр. Димәк, сулык белән зират арасында урнашкан пляж да элек зират булган урын булып чыга түгелме соң инде?! Халык җәен каберлекләр өстендә кызынып, шашлык пешереп, кече һәм олы йомышларын йомышлап ята, әстәгфируллаһ. Алай гына түгел, ел саен өмәләр уздырылып торса да, зиратта аракы, сыра шешәләре дә аунап ята. Шашлык пешерүләр дәвам итә икән.

зират белән пляжны начар гына койма аерып тора

“Аларга монда зират икәнлеген әйтергә кирәк. Бәлки куркырлар?” дигән репликама каршы А.Фәйзрахманов: “Алар беләләр инде”, - дип әйтеп куйды. Гади күзгә дә аңлашыла: биредә дәүләт яки көчле спонсорлык ярдәменнән башка тәртип салырга мөмкин түгел. Зиратны уратып алган коймалар (пляж ягыныкы бигрәк тә) бик зәгыйфь. Аларны “эх” тә итмичә, урыныннан алып атып була. Әлегә дәүләт тә, халык та ярдәм күрсәтергә ашыкмый. Бүген өмәгә килгән кешеләр санын да бик күп дип әйтеп булмый иде. Калганын әйтеп тә торасы юк. А.Фәйзрахманов белән сөйләшү вакытында мин бүген: “Дәүләт яклавы кирәк бу зиратка”, - дип әйткәч, ул, уфтанып: “Дәүләт яклавында түгел шул ул”, - дип куйды. Үзем шушы юлларны язам, үзем мондый өмәләр ташландык зиратка күпмедер дәрәҗәдә булса да игътибар җәлеп итү өчен кирәк, дип уйлыйм. Зиратны торгызырга атлыгып тормасалар да, биредә башка – мәкерле максат белән йөрүчеләр җитәрлек, анысы. Өмә вакытында асты-өскә килгән каберләрне дә күрергә туры килде. Аяк төшеп киткән урыннар да булды. Кабер ташы сакланган каберләрнең берсе, мәсәлән, эчтән кирпеч белән тышланып эшләнгән булган, күрәсең. Хәзер ул урында ачыклык, стеналар кыеш-мыеш килеп беткән, кабер ташы читкәрәк алып куелган. Ул хәйран күләмле, нык кына кирпеч нигезгә утыртылган. Бер генә кеше күтәреп алып куярлык түгел. Ни кызганыч: кабер актарылган, әрвахларның тынычлыгы бозылган. Айрат Фәйзрахманов сүзләренә караганда, 3-4 ел элек кенә әле яңа казылган каберләргә дә тап булганнар. Нәрсә эзләгәннәрдер инде ул кабердә вандаллар, бер Аллаһы Тәгалә генә мәгълүм.

Әлеге зиратка 30-40-50 нче елларга кадәр җирләгәннәр дигән мәгълүмат бар. Биредә гарәп язуын белгән бабаларыбыз мәңгелек йортын тапкан инде. Кабер ташлары гарәп язулы, гади генә итеп ясалган. Иң куркычы һәм иң аянычлысы: бу каберлекнең шундый кадерсез булып ятуы. Без зиратларга изге урын итеп карарга күнеккән, ә мондагы кадерсезлек күңелне тырнап тора.

Бу зиратта кемнәр җирләнгән икәнлеге билгелеме-юкмы икән соң? Мин бу сорауны Айрат Фәйзрахмановка юлладым. Ул миңа өздереп кенә җавап бирә алмады. Зиратка кергән төштә әллә имам, әллә хәзрәт җирләнгәнен әйтте. Кызганыч, исеме истә калмаган. Архивлардагы метрикә кенәгәләрен өйрәнеп, Бишбалта зиратына кагылышлы мәгълүматны баетырга, анда кемнәр җирләнгәнлеген ачыкларга һәм “борынгы зиратны торгызырга кирәк” дигән таләп шушы шәхесләр исемнәре белән дә ныгытып куелса, күпкә үтемлерәк булыр иде.

Безнең җәмгыятьтә хуҗасыз яткан, иясез әйберләргә бик тиз генә хуҗа табылу очраклары адым саен очрап тора. Зират урнашкан җир бик матур урында – Идел буе ярында урнашкан. Сулыклар янында йорт-коттеджлар салу – киң таралган практика. Бу зират урнашкан урынны алда нинди язмыш көткәнлеген беркем дә кистереп әйтә алмыйдыр. Өмәдән кайтканда, шундый уйлар биләде үземне...

Өмәдә Римма Гатина булып кайтты.

P.S.: Өмәдән фоторепортаж


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе