
Алар арасында иң яхшылар дип Тәскирә Баһавиева, ә икенче ел укучылар арасында Хафизә ханым табылды. Беренче ел укучы ирләр арасында - Тәүзих Гыйльманов, икенче ел укучылар арасында Салих Гатауллин иң гыйлемлеләр булды. Викторина нәтиҗәләре буенча беренчелекне яулаучыларга бүләк итеп дини әдәбият һәм намазлыклар тапшырылды.
Бәйгедә катнашучылар өчен аш мәҗлесе дә үткәрелде. Аның барышында вәгазьләр сөйләнде, укытучыларга бүләкләр тапшырылды, "түгәрәк өстәл" артында мәчеттә үз-үзеңне тоту буенча фикер алышынды. Мәчет имам-хатыйбы, Чаллы мөхтәсибәте Аксакаллары шурасы рәисе Равил хәзрәт Нуруллин мондый чараларның мәчет әһелләрен дуслаштыруы, рухи яктан бер-берләренә якынайтуы турында билгеләп үтте.
“Туфан” мәчетендә якшәмбе укулары 23 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Дәресләр, атнаның пәнҗешәмбе көненнән кала, һәр көнне алып барыла. Алар биш уку залында шөгыльләнә, дини белемне 10 мөгаллим бирә, дип хәбәр итәләр мөхтәсибәттән.