
Камил хәзрәт үзенең чыгышында рәсми сөйләшүдә катнашучыларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең экстремизмга каршы көрәшүдә башкарган эшләре белән таныштырды.
- Бу эшне шартлы рәвештә өчкә бүлеп карарга мөмкин. Менә шушы өч юнәлешкә - нәшрият, интернет челтәре, мәдрәсәләрдә, мәчетләрдә, курсларда алып барылган эшләргә игътибар бирәбез дә инде. 2016 елда нәзарәт карамагындагы “Хузур” нәшрият йорты 80 мең данәдә 59 исемдә китап әзерләп бастырды. Шуларның алтысы дини секталарны, юнәлешләрне аңлатуга, калганнары - дини гыйлем бирүче китаплар, әсбаплар. “Шура” журналы, «Умма», «Дин вә мәгыйшәт” газеталары бастырыла. Аларда даими рәвештә экстремизмга каршы язмалар чыга.
Диния нәзарәте интернет челтәрендә дә экстремизмны булдырмый калу буенча эшләрне киң җәелдерде. Бу максаттан «Ислам тудей» федераль порталы, «Азан» интернет-радиосы, «Ислам против терроризма» сайты эшли, социаль челтәрләрдә рус һәм татар телләрендәге битләр бар.
Шулай ук мөфти Татарстандагы дини мәгариф системасы корылышы хакында сөйләде. Бүгенге көндә мәчетләрдә укыту, дин әһелләре өчен белем күтәрү курсларын оештыруда зур эшчәнлек алып барылуын ассызыклады.
- Бүгенге көндә Татарстанда һөнәри белем бирүче 9 мәдрәсә һәм бер вуз эшләп килә. Дини гыйлем бирү оешмаларында барлыгы 4 мең студент белем ала. 2017 елда Болгар ислам академиясен ачу ниятләнә, ул Россиядәге дини мәгариф системасының иң югары баскычы булачак. Татарстанда 600гә якын мәчет каршында курслар оештырылган, аларда 20 меңләп кеше дин гыйлеме нигезләрен өйрәнә.
Мөфти чыгышын: “Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан күп эшләр башкарыла. Әлбәттә, болар барысы да төбәк, федераль хакимият вәкилләре белән үзара тыгыз һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итеп алып барыла. Аллаһы ярдәме белән, 2017 елда да зур проектларны тормышка ашырырга язсын, иң беренче чиратта Болгар ислам академиясен эшләтеп җибәрергә насыйп итсен”, - дип тәмамлады. Бу хакта Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте хәбәр итә.