Болгар ислам академиясендә пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган көне уңаеннан зур чара – Мәүлид бәйрәме узу көне билгеле булды

Рабигуль-әүвәл – ислам дине тарихында зур әһәмияткә ия ай, чөнки бу айда Аллаһы Тәгалә бар галәмнәргә рәхмәт буларак кешелекнең өстенлеген һәм мактаулы сыйфатларын үзенә туплаган соңгы Пәйгамбәрен дөньяга бирә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне Рабигуль-әүвәл аеның 12 нче көненә туры килә. Әлеге ай дәвамында Татарстан мәчетләрендә пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә дини мәҗлесләр үткәрә, мохтаҗларга ярдәм итә, сәдака өләшә.

БӘЙЛЕ
2017 Ноя 23. Фото:Римма Гатина

29 ноябрьдә Болгар ислам академиясендә пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне уңаеннан зур чара – Мәүлид бәйрәме оештырыла.

18 ноябрь көнне ахшам намазы белән мөбарәк Рабигуль-әүвәл ае керде. Рабигуль-әүвәл – ислам дине тарихында зур әһәмияткә ия ай, чөнки бу айда Аллаһы Тәгалә бар галәмнәргә рәхмәт буларак кешелекнең өстенлеген һәм мактаулы сыйфатларын үзенә туплаган соңгы Пәйгамбәрен дөньяга бирә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне Рабигуль-әүвәл аеның 12 нче көненә туры килә. Әлеге ай дәвамында Татарстан мәчетләрендә пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә дини мәҗлесләр үткәрә, мохтаҗларга ярдәм итә, сәдака өләшә.

Борынгы Болгар шәһәрендә быел ТР мөселманнарының Диния нәзарәте бишенче тапкыр Мәүлид ән-Нәбигә багышланган дини бәйрәм уздыра.

Мәүлид чарасы Болгар ислам академиясенең атриумында кичке сәгать 4 туларга 20 минутта (15.40) башланачак. Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдиннәрнең сәламләү сүзләрен җиткерүе көтелә. Халкыбызның күренекле мөнәҗәтчеләре Илгиз Шәйхразиев, Ильяс Халиков, Ильяс Минһаҗев татар телендә, “Нәшидел Ислам” төркеме гарәп телендә чыгыш ясаячак. Шулай ук татар телендә Мәүлид ән-Нәби касыйдәсе укылачак. Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән укучылар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләячәк. Чараны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев дога кылып тәмамлый.

Республикабызның күренекле дин әһелләре, имам-мөхтәсибләр, мәдрәсә җитәкчеләре катнашында уза торган Мәүлидтә Татарстан хөкүмәте, төрле ведомство вәкилләре дә катнашачак дип хәбәр итәләр Татарстан мөфтиятеннән.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе