Бертуган Шакировлар Коръән уку бәйгесен оештыра

4 февральдә Азнакай шәһәренең Мәдәният йортында ир-атлар арасында Коръән укучылар конкурсы уздырыла. Конкурс соңгы Коръәннең өч җүзен (өч өлешен) белүчеләр арасында үткәрелә.

БӘЙЛЕ
2017 Янв 30. aznakaevo.muhtasibat.tatar

Бәйгене Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Азнакай район хакимияте, көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте, Азнакай районы мөхтәсибәте, Шакировлар гаиләсе оештыра.

Конкурс, бертуган Шакировлар инициативасы белән, әтиләре - милли көрәш буенча спорт остасы Әсләм Шакировка багышлап уздырыла. Әсләм Шакиров дистә еллар дәвамында район үсешенә зур өлеш керткән, зур хөрмәткә ия булган шәхес.

2013-16 елларда бертуган Шакировлар милли көрәш республика турнирларын уздырып килделәр, быел исә алар оештырган конкурста, спортчылар түгел, Изге Китапны белүчеләр ярышачак.

Беренче урынга бүләк – олы хаҗга юллама, икенче урынга гомрә хаҗына юллама биреләчәк дип көтелә.

Шунысын да әйтергә кирәк: катнашучылар барысы да татар һәм республика мөхтәсибәтләрендә яшәүчеләр булырга тиеш. Шул рәвешле безнең яшьләребезне Коръәнне өйрәнүгә җәлеп итәргә телиләр.

Республиканың 23 районы бәйгедә катнашырга теләген белдерде инде, алар арасында шәкертләр һәм балалар да бар.

Жюрида Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР МДН Коръәнне өйрәнү бүлеге вәкилләре, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район мөхтәсибләре һәм башка мәртәбәле кунаклар булуы көтелә, дип хәбәр итәләр Татарстан мөфтиятеннән.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе