Мансур хәзрәт Җәләлетдинов мөхтәсибәтләр белән эшләячәк, ә Илфар хәзрәт Хәсәновка рәсми органнар белән эшләү мәсьәләләре йөкләнә. Бу хакта Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мансур хәзрәт 1960 елда Казанның Савин бистәсендә туган. 1978-1980 елларда Ерак Көнчыгышта армия сафларында хезмәт иткән. 1982 елда Мәрҗани мәчетенә йөри – Ислам белән кызыксына башлый. 1986-1990 елда Бохара шәһәрендә “Мир араб” мәдрәсәсендә белем ала. 1990-1992 елда Истанбулда укый.
1992 елда республика мөселманнары корылтаенда мөфти Габдулла хәзрәт Галиуллинның урынбасары итеп сайлана. 1995 елда “Әл-Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы булып эшли башлый. 1996 елдан алып 2015 елга кадәр Казан шәһәре имам-мөхтәсибе булып тора. 2015 елдан Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтен җитәкли.
Илфар Хәсәнов 1981 елда Татарстанның Кама Тамагы районында туган. 1999-2004 елларда Казандагы “Мөхәммәдия” югары мөселман мәдрәсәсендә белем алган. 2004-2005 елда Мәккә шәһәрендә (Согуд Гарәбстаны Корольлеге) стажировка узган. 2005-2013 елда “Әл-Мәрҗани” мәчете имамы булып эшли. 2013 елдан “Кол Шәриф” мәчете имам-хатыйбы булып хезмәт итә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Шагыйрьнең Коръәнгә мөнәсәбәте (2 өлеш)
Шагыйрьнең Коръәнгә мөнәсәбәте (1 өлеш)
Маэмайга сорау бар! Тукайның бала шигырьләре