Анда илебезнең зур мөселман Диния нәзарәтләре вәкилләре ислам берләшмәләре эшчәнлеге йомгаклары һәм перспективалары турында сөйли. Шул исәптән мөселман мәгарифен үстерү юнәлешендә дә. Шулай ук терроризм һәм экстремизм белән көрәш, яшьләр белән эшләү проблемалары да каралачак.
Телекүпердә Россия мөфтиләре Советы рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров һәм башка дин әһелләре катнаша.