Бүген Мордовиянең Ромаданов судында - Азюрка мәктәбе укытучылары белән бәйле процесс

Алдан әзерлек суд утырышы була. Бу хакта Азюрка мәктәбе директоры Вера Липатованың мәктәптә хиҗаптан (яулыктан) йөрүне туктатуга кагылышлы боерыкларын һәм әмерләрен юкка чыгарган дигән хәбәрне шәрехләп, укытучыларның адвокаты Равил Тугушев хәбәр иткән иде. 19 февральдә үзенең социаль челтәрдәге аккаунтында адвокатларның тагын берсе булган Руслан Нагиев та (Татарстан адвокатлары палатасы): "Иртәгә Ромаданов судында яулыклар буенча процесс", - дип язды.

БӘЙЛЕ
2017 Фев 20. Фото:ansar.ru

Судта Азюрка мәктәбе укытучылары мәнфәгатьләрен Марат Ашимов, Саид-Магомед Чапанов, Руслан Нагиев һәм Равил Тугушев яклаячак. Танылган Россия адвокатлары үз вакытында Изге Коръән аятьләрен һәм Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) хәдисләрен тыюны булдырмый калды. Алар белән яулыклы укытучыларны Санкт-Петербург адвокаты Таһир Мәҗитов та яклый.

Мордовиянең Азюрка мөселман авылы мәктәбе укытучылары судка җибәрү өчен дәгъва кәгазен әзерләгән иде. Ун укытучы имзалаган гаризада мәктәп директорының боерыгын хокукларны кыса дип санауны һәм дисциплинар шелтәне бетерүне сорады. Бу хакта Ансар.Ru мәгълүмат агентлыгына укытучыларның адвокаты Равил Тугушев хәбәр иткән иде.

Равил Тугушев сүзләренчә, гариза Мордовиянең Ромоданово район судына бирелә. Әлеге документта укытучылар хезмәткә хокукларын кире кайтаруны сорый. Бу нисбәттән Азюрка урта мәктәбенең 24 нче һәм 27 нче декабрьдәге 28 һәм 29 нчы боерыкларын хокукларны кысучы һәм законга туры килми торган дип тануны, шулай ук дисциплинар шелтәне бетерүне сорый. Билгеле булганча, Азюрка мәктәбенең, кисәтү ясалып, дисциплинар җаваплылыкка тартылган иде. “Дисциплинар җаваплылыкка тарту өчен Азюрка урта мәктәбе директоры тарафыннан 2016 елның 24 декабрендә чыгарылган боерык сәбәп булган. Аның нигезендә мәктәп эчке тәртип кагыйдәләренең 4.18 пунктына үзгәрешләр кертелә. “Мәктәп хезмәткәренең тышкы кыяфәте дөньяви характерда булырга: җитди костюм киелергә, баш киеме (яулык, эшләпә, берет һ.б.) булмаска тиеш”, - дип языла. Бу хакта дәгъва белән бәйле документта билгеләп үтелә.

Укытучылар бу боерыкның мәктәп директоры тарафыннан РФ Хезмәт кодексы статьялары тупас бозылып чыгарылган дип саный. Аерым алганда, белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре хокуклары һәм вазифаларына кагылышлы документ бу хезмәткәрләр белән килештерелмәгән һәм директор тарафыннан гына кабул ителгән. Моннан тыш, гаризада укытучылар киеменә “Эчке тәртип кагыйдәләре”ндә чикләүләр кертү мәктәп хезмәткәрләренең Конституциядә каралган хокукларын бозуга китерүе билгеләп үтелә.

“Яулык рәвешендәге баш киеме мөселман хатын-кызы кигән гадәти киемнең бер өлеше булып кына түгел, ә Идел буе халыкларының барысының да милли костюмның бер өлеше булып тора. Дини һәм милли кием кию белем бирүнең дөньявилыгына берничек тә тәэсир итми, - диелә гаризада. – Локаль норматив акт нигезендә дисциплинар җаваплылыкка тарту гамәлләрдәге законнарга туры килми. Асылда яулык рәвешендәге баш киемен салудан баш тартуны милли һәм дини билгеләр буенча дискриминация дип атыйбыз”.

Судка мөрәҗәгать иткәнче, Азюрка укытучылары законсыз рәвештә дисциплинар җаваплылыкка тарту факты буенча Хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать иткән иде. Әмма бу бернинди нәтиҗә дә бирмәде.

Равил Тугушев коллегалары белән берлектә законсыз боерыкларны һәм укытучыларга салынган дисциплинар җаваплылыкны юкка чыгарырга исәпли. “Монда Конституциядә каралган хокуклар гына түгел, хезмәткә кагылышлылары да бозылган. Боерык кабул ителгәндә, хокуклар тупас бозылган, укытучылар дисциплинар җаваплылыкка тартылганда, закон бозылган. Моңа карата шикаять бирергә кирәк”, - дигән Тугушев.

Ансар.Ru мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, әгәр суд беренче инстанциядә дәгъваны кире какса, Россия законнарында каралган бөтен этаплар үтеп чыгылачак. “Кирәк дип табылган очракта Кеше хокуклары буенча Европа судына мөрәҗәгать итәчәкбез”, - дигән иде Тугушев.

Бу хактагы яңалыклар белән таныштыруны дәвам итәчәкбез. Безнең яңалыкларны күзтеп барыгыз.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе