Бүгенгә тавыш бирүчеләрнең 50 проценты сорауларына җавапны интернеттан эзләвен белдерә. Шул ук вакытта нинди чыганакларның хак дин тәгълиматын таратканын белмиләр.
Сораштыруда катнашучыларның 35,7 проценты, мәчеткә барып, имамнарга сорау бирүне гадәткә керткән. Ислам кануннарына кагылышлы сорауларына җавапны дин тотучы танышлары аша һәм газета, китап битләреннән эзләүчеләр 7,1 проценты тавыш җыйган. Үз фикерен белдерергә теләүчеләр, vk.com/radioazan сылтамасы аша кереп, тавыш бирә ала дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.