Muslims Down Under оешмасы активистлары ислам динен тотучылар шәхсән очрашып сөйләшергә теләүчеләрне кофе һәм тәм-том белән сыйлый. Кофе эчкәндә, әңгәмә корып, үзеңне кызыксындырган сорауларга җавап алырга була, дип хәбәр итә ислам. Ру.
Сидней имамы Мөхәммәт Ата Рабби Һади дин кардәшләребезнең бу инициативасы җәмгыятьтә толерантлык булдырырга ярдәм итәр дип ышана.