
Россиянең ислам икътисады һәм финанслары үзәге 24 майда Казанда "Ислам банкларында шәригатьчә идарә итү”гә багышланган семинар үткәрәчәк, дип хәбәр итә бу оешма вәкилләре.
Чара барышында ислам банкының шәригать ягыннан эшчәнлеге һәм күзәтчелек мәсьәләләре каралачак дип көтелә. Семинарда Абу-Дабидагы (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) Ислам банкының шәригать бүлеге белгече Руслан Сабирҗанов чыгыш ясаячак. Лектор чит ил ислам финанс институтларында шәригать тикшерүе һәм контроле өлкәсендә тәҗрибәгә ия, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.