Алла бирса түгел

 Алла бирса түгел,

Ә Аллааһ боерса.

 

БӘЙЛЕ
2025 Ноя 06


Дөресрәге – Аллааһ теләсә. Чөнки һәр нәрсә һәм һәрбер хәл бары тик Аллаһу Тәгалә теләсә була. Теләгәннән соң Ул аңа боерык бирә. Кайбер татарлар яшәгән төбәкләрдә “Аллааһ теләсә” дип әйтәләр. Иң яхшысы, әлбәттә, “Иншәә-Әллааһ” (Ин – әгәр, шәәә – теләсә; Әгәр Аллааһ теләсә). Нинди дә булса эшкә ниятләгәндә сүзнең башында “Иншәә-Әллааһ” белән башласак, бу эштә бәрәкәт тә, Аллааһу Тәгаләнең ярдәме дә булачак. Мәсәлән: “Иншәә-Әллааһ мин сезгә иртәгә киләм”.

 

Ходайга шөкер – түгел. Аллааһуга шөкер. Раббыма шөкер. Иң дөресе һәм саваплысы, җәннәт нигъмәтләре булып әхыйрәткә күчә торганы – “Әлхәмдүлилләәһ” (Әлхәмдү – олуг мактау һәм шөкер; Лилләәһи – Аллааһуга; гарәп телендә соңгы аваз укылмаганлыктан, “Әлхәмдүлилләәһ” дип әйтелә). Һәр хәлебездә, һәр халәтебездә шушы сүзне Раббыбызга шөкер һәм мактау хисләрен бөтен йөрәгебездән кичереп, ихласлык белән әйтергә өйрәнсәк, Аллааһу Тәгаләнең шөкер кылучы бәндәләре дәрәҗәсенә күтәрелербез. Иншәә Әллааһ.

 

Амин – түгел. Ә әәмиин. Доганы тәмамлаганда, “Фатиха” сүрәсенең ахырында бу сүз әйтелә. Ул “кабул ит” дигән мәгънәне аңлата. Насаралар (христианнар) да үзләренең догасы ахырында шул сүзне әйтә. Дога ахырында, кешеләр безгә изге теләк теләгәндә “Әәмиин” дип әйтеп торуны күркәм гадәткә әйләндерик.
Автор : Әсәдуллина Эльвира
Өмет газетасыннан.


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе