Мөхәммәд пәйгамбәр: "Ике төрле гыйлем бар: берсе - телдә, икенчесе - йөрәктә"

"Әгәр дә кеше үлсә, аның өч төрле гамәленә генә - гел әҗер-савап язылучы сәдакага (мәчет төзесә, күпер салдырса, кое казытса, шифаханә, мәдрәсә төзетсә) яки файдалы гыйлемгә яки аңа дога кылучы балага әҗер-савап языла, ә башкалары туктый (Мөслим).

БӘЙЛЕ
2023 Июн 01

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтанирраҗиим. Бисмилләәһиррахмәәниррахиим. Барча мактау һәм олуглау Аллаһы Тәгаләгә булсын. Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллааһү галәйһи үә сәлләмгә күңелләребездән салават шәрифләр булсын.

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтуллааһи үә бәракәтүһ.

Бу вәгаз Укытучылар турында булыр.

Әлбәттә, иң беренче укытучы - ул Аллаһы Тәгалә.

Ислам динендә гыйлем бик зур урын алып тора. Бу сүз Коръәндә җитмештән артык урында кабатланып килә.

Аллаһ Тәгалә әйтә:

"Әйт: "Белүчеләр белән белмәүчеләр бер тигезме?”. (әз – Зүмәр сүрәсе - 9 аять). "Аллаһ Тәгалә сезнең арадан иман китергәннәрне һәм белемлеләрне дәрәҗәләр ягыннан күтәрә”. (Мүҗәдәлә сүрәсе – 11 аять).

Коръәндә иң беренче иңгән аять: "Сине барлыкка китергән Раббың исеме белән укы!” - дип башлана (Гәләкъ сүрәсе – 1 аять).

Шулай ук Аллаһ Тәгалә Коръәндә:

"Нүн. Каләм һәм алар (кешеләр) юлларга язган нәрсә белән ант итәм!” - дип әйтә. (Каләм – 1 аять).

 

Аллаһы Тәгалә шушы аятьләр белән безгә гыйлем алуның нинди олы булуын күрсәтә.

Гомәр разыяллаһү ганһүдән риваять кылына:

«Көннәрдән бер көнне, без Аллаһының Илчесе Мөхәммәт галәйһиссәләм янында утырган вакытта, безнең янга актан киенгән кара чәчле бер кеше килде. Аны мосафир дип әйтеп булмый иде һәм аны безнең арадан берәү дә белүче юк иде. Ул Мөхәммәт галәйһиссәләмнең каршысына утырды да, учларын аның тезләренә куеп: «Мөхәммәт! Нәрсә ул Ислам?» – дип сорады. Мөхәммәт галәйһиссәләм аңа: «Ислам ул – бер Аллаһ Тәгаләдән башка һичбер гыйбадәт кылынырга лаеклы зат юк, Мөхәммәт – Аның Илчесе, дип гуаһлык бирүең; шулай ук, намаз укуың, зәкят түләвең, Рамазан аенда ураза тотуың һәм, әгәр барырга мөмкинчелегең булса, Мәккәгә барып, хаҗ кылуыңдыр», - дип җавап бирде. «Дөрес», – диде әлеге кеше. Без аның үзе сорау биреп, җавап алгач, аның дөреслеген үзе үк раславына бик гаҗәпләндек. Шуннан соң ул: «Нәрсә ул Иман?» – дип сорады. Мөхәммәт галәйһиссәләм: «Синең Аллаһ Тәгаләгә, Аның фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләренә, Ахирәт көненә һәм тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Аллаһтан булуына иман китерүең», – дип җавап бирде. «Бу да дөрес», – диде әлеге кеше. Шуннан соң ул: «Нәрсә ул Ихсан?» – дип сорады. Мөхәммәт галәйһиссәләм: «Синең Аллаһы Тәгаләгә Аны күзең белән күреп торганың кебек, син Аны күрмәсәң дә, Ул сине күреп тора дип гыйбадәт кылуың», – диде. «Дөрес», – диде әлеге кеше. «Миңа ахырзаман турында сөйлә», – диде бу кеше. Мөхәммәт галәйһиссәләм: «Соралучы аның турында сорау бирүчедән күбрәк белми», – дип җавап бирде. «Ахырзаман җитүенең билгеләре турында булса да сөйлә», – диде әлеге кеше. «Кол кыз үзенең хуҗабикәсен тудырыр, ә шәрә, яланаяк һәм надан дөя көтүчеләре биек йортлар төзүдә ярышырлар», – дип җавап бирде Аллаһның Рәсүле. Әлеге кеше китеп баргач, Мөхәммәт галәйһиссәләм озак кына вакыт уйга чумып утырды. Шуннан соң ул: «Гомәр, миннән сорау алган кеше кем икәнен беләсеңме?» – дип сорады. Мин: «Аллаһы Тәгалә һәм Аның Илчесе генә беләдер», - дип җавап бирдем. Мөхәммәт галәйһиссәләм: «Ул – сезгә динегезне өйрәтер өчен килгән Җәбраил иде », – диде».

Бу хәдистән чыгып, без укытучы янында кеше үзен ничек тотарга тиешлеген күрәбез. Иң элек кеше түбәнчелек белән укытучы янына барырга тиеш. Укытучыны хөрмәт иткән бала уңышка ирешә. Аның дәресендә булып, игътибар белән тыңлап торса, укытучыга да күңелле һәм үзенә дә укуында җиңеллек була.

Укытучы да шулай ук шәкертләргә үрнәк булырга тиеш. Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Ике төрле гыйлем бар: берсе телдә, икенчесе - йөрәктә”, - дип әйтте. Ягъни беренчесе сөйләп үзе кылмый, икенчесе - йөрәгендә дә һәм гамәлендә дә бар.

Өйрәтеп калдырган гыйлем өчен савап кеше үлгәч тә гамәл дәфтәренә язылып баруын дәвам итә.

Мөхәммәд галәйһиссәләм әйтә: "Әгәр дә кеше үлсә, аның өч төрле гамәленә генә - "Гел әҗер-савап язылучы сәдакага (мәчет төзесә, күпер салдырса, кое казытса, шифахәнә, мәдрәсә төзетсә) яки файдалы гыйлемгә яки аңа дога кылучы балага” әҗер-савап языла, ә башкалары туктый (Мөслим).

Башка бер хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр галәйһиссәләм шулай дип әйтә:

"Кем дә кем гыйлем алу юлына басса, Аллаһ аңа җәннәткә алып баручы юлны җиңеләйтә. Фәрештәләр гыйлем алучы кешегә кылган гамәленә ризалык белдереп канатларын җәяләр. Гыйлем иясенә күктәге һәм җирдәге җан ияләре гөнаһысын гафу итүне сорыйлар, хәтта балыклар да. Галимнең (белемсез) гыйбадәт кылучы кешедән өстенлеге, айның бөтен йолдызлардан да өстен булганы кебек. Галимнәр - пәйгамбәрләрнең варислары. Пәйгамбәрләр динарны да һәм дирһәмне дә мирас итеп калдырмадылар, алар бары тик гыйлемне генә калдырдылар. Кем дә кем аны алса, үзенә җитәрлек дәраҗәдә алган булыр (Тирмизи).

Башка хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр галәйһиссәләм шулай дип әйтә:

"Галимнең (белемсез) гыйбадәт кылучы кешедән өстенлеге минем сәхәбәләремнең иң түбәненнән өстен булганы кебектер" (Тирмизи).

Бу хәдис гыйлем алуның нәфел намазларына караганда да өстенрәк һәм саваплырак икәнлеген күрсәтә.

Тәфсир галиме Габдулла ибн Габбас гыйлемнең фазыйләте турында: "Гыйлемне кабаталу минем өчен төнне намаз укып чыгуга караганда яхшырак”, - дип әйтә.

Гали ибн Абу Талиб радыйяллаһү ганһү шулай дип әйткән:

"Гыйлем акчадан хәерлерәк. Чөнки гыйлем сине саклый, ә син акчаны саклыйсың. Гыйлем ул хөкемдар, ә акча хөкемгә дучар булучы, акчаны сарыф итү азайта, ә гыйлем тарату белән арта”.

 

Әбү Зәрр һәм Әбү Хурайр исемле сәхәбәләр шулай дип әйткәннәр:

"Гыйлемнән бер нәрсә өйрәнү безнең өчен 1000 рәкагәть нәфел намазына караганда яхшырак. Ә берәр гыйлемне кешегә өйрәтү аны гамәлдә куллануына һәм кулланмавына карамастан, безнең өчен 100 рәкагәтьтән дә хәерлерәк”.

Хәсән әл-Басрый галимнәр турында шулай дип әйтә:"Гыйлем ияләренең язуда кулланыла торган кара буяулары шәхидләрнең каннары белән бергә үлчәнелә һәм гыйлем ияләренең кара буяулары үлчәүдә авыррак киләчәк”.

Имам ән-Нәвәви гыйлем алуның нәфел намазын укуга караганда өстен булуын шулай дип аңлата: "Бетен галимнәр дә гыйлем алу нәфел уразасын тоту, нәфел намазын уку, тәсбих әйтү кебек, тән гыйбәдәтләренә караганда яхшырак дип әйттеләр. Моның дәлиле - гыйлемнең файдасы кешенең үзенә генә булмыйча, башка кешеләргә да булуда. Ә нәфел гыйбәдәтләр кешенең үзенә генә файда китерә. Шулай ук бөтен гыйбәдәтләр дә гыйлемгә мохтаҗ. Галимнәр пәйгамбәрләрнең варислары, ә гыйаәдәт кылучылар турында андый сүзләр әйтелмәгән. Гыйлем - ул Аллаһның сыйфаты”.

Галимнәрнең гыйлемгә карата әйтеп калдырган шушы сүзләре гыйлемнең мөселман тормышында бик зур урын алып торганылыгын күрсәтә.

Гыйлем алуның Ислам динендәге хөкеме нинди?

Гыйлем алу хөкеме буенча кайбер вакытта фарыз гаен, ә кайбер вакытта фарыз кифәя булырга мөмкин. Гыйлемнең фарыз гаене ул – фарыз гамәлне дөрес үтәү өчен кирәк булган гыйлем. Бу төргә көндәлек дини гамәлләрне, гыйбәдәтләрне кылырга ярдәм итүче гыйлем керә. Шәһәдәт кәлимәсе, аның мәгънәсен аңлау, тәһарәт, намаз, ураза, зәкәт, хаҗ, сәүдә, никах, талак, кебек гыйлемнәрне аның белән шөгылләнүче һәр кеше өйрәнергә тиеш.

Фарыз кифәя булган гыйлем - ул фарыз гәен гыйлеменнән тыш булган шәригать белемнәре яки дөньяны алып бары өчен ярдәм итә торган гыйлемнәр.

Әбү Дәрдә исемле сәхәбә әйтә:

"Гыйлем иясе яки гыйлем алучы яки гыйлемне тыңлаучы бул. Ләкин дүртенчесе булма, алайса һәлак булырсың”.

Кеше, Аллаһка дога кылып, һәр вакытта гыйлемен арттыруны сорарга тиеш. Аллаһ Тәгалә моны Үзе куша:"Син әйт: "Әй Раббым! Гыйлемне миңа арттыр”. (Таһә сүрәсе – 114 аять).

Гыйлем иясенең һәм гыйлем алучының әдәпләре:

Бу турыда кыскача рәвештә Нәвәвинең "Тибйян” – Ачыклау” исемле китабында аңлатыла:

1.Гыйлем алуда һәм гыйлем бирүдә максат (ният) ачыкланырга тиеш.

Мөгаллим һәм укучы дини гыйлем алуда максат итеп Аллаһның ризалыгына ирешүне, дөрес иман нигезләрен өйрәнүне куярга тиешләр.

 

Әгәр дә кеше, дин гыйлеме алганда, максат итеп дөньяви байлыкка ирешүне яки дан казануны куйса, бу ихласлы ният булмый. Гыйлемнең ахыргы нәтиҗәсе Аллаһтан курку булырга тиешле.

Мөхәммәд галәйһиссәләм әйтә:

«Кыямәт көнендә җәһәннәм уты гыйлем алып аны кешеләргә өйрәткән һәм Корән укыган кеше белән яндырылып җибәреләчәк . Аны Аллаһ каршына алып киләләр. Аллаһ аңа үзенең нигъмәтләрен искә төшерә башлый, бу кеше ул нигмәтләрне таный. Аллаһ аңа әйтә: "Син нинди гамәл кылдың? Бу кеше: "Гыйлем алдым һәм аны башкаларга өйрәттем һәм Синең ризалыгың өчен Коръән укыдым”, - дияр. Аллаһ аңа: "Син ялганлыйсың. Син гыйлемне галим дип әйтсеннәр өчен, ә Коръәнне матур укый дип әйтсеннәр өчен генә укыдың”, - дип әйтер. Соңыннан аны башы җиргә тигән килеш җәһәннәмгә сөйрәп барырлар һәм шунда атарлар” (Мөслим).

2) Укытучы дини гыйлем бирүдә акча, дәрәҗә, бүләк кебек дөньяви максадларны куярга тиеш түгел.

"Кем дә кем Аллаһ Ризалыгына омтылып алынырга тиешле гыйлемне дөньядагы бер максатка ирешү өчен өйрәнсә, Кыямәт көнендә ул җәннәтнең исен дә тоймыячак” (Әбү Давыт).

3) Укытучы балаларның санын арттыруны беренче максат итеп куймаска тиеш.

4) Белем бирүче кеше һәр вакытта да күркәм холык, ачык йөзле, сабыр, йомшак, күп көлми торган кеше булырга тиеш.

5.Белем бирүче кеше гыйлем алучыга киңәш бирергә, авыр чакта ярдәм итәргә һәм аңа карата йомшак мөгамәләдә булырга тиеш.

Әд-Дәрими исемле галим әйтә:

"Гыйлем алучыга һәм гыйлем бирүчегә карата йомшак мөгамәләдә булыгыз”.

6) Гыйлем бирүче кеше беркайчан да белмим дип әйтергә оялмасын.

Бер вакытны Гыйракның фикһ белгече Шәгъбигә ниндидер сорау бирделәр. Ул: “Белмим”, - дип җавап бирде. Шуннан соң аңа кешеләр: "Әллә син Гыйракның фикһ белгече була торып, белмим дип әйтергә оялмыйсыңмы? - дип әйттеләр. Ул: “Хәтта фәрештәләр дә Аллаһ Тәгалә алардан сорагач: "Син бөтен кимчелекләрдән пакъ! Безнем гыйлемебез юк”, - дип әйтергә оялмадылар”, - дигән.

7) Гыйлем алучы кеше һәрвакытта да укытучыны хөрмәт итәргә тиеш. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә: "Безнем өлкәннәребезне хөрмәт итмәгән, кечкенәләребезгә рәхимле булмаган һәм галимебезнең хакын белмәгән кеше бездән түгел (без барган юлдан баручы түгел)” (Табарани).

Гали ибн әби Талиб: "Укытучының хакларыннан аңа күп сорау бирмәү, аны җавап бирә алмаслык авыр хәлдә калдырмау, арганын сизсәң, үҗәтлек күрсәтмәү, торырга теләсә киеменнән тартмау, серен таратмау, аның янында беркемне дә яманламау, ялгышуын теләмәү, әгәр дә ялгышса гафу итү, аны Аллаһның әмерен саклаганчыга хәтле хөрмәт итү, аның алдына утыру, әгәр дә берәр ярдәмгә мохтаҗ булса, иң беренче булып ярдәм итү һәм аны башка кеше синеңчә әйтмәде дип авыр хәлдә калдырмау”, - дип әйткән.

Суфян әс-Сәүри: "Гыйлем алгандагы иң беренче эш - ул дәшмәү. Икенчесе гыйлем бирүчене игътибар белән тыңлау, өченчесе гыйлемне истә калдыру, дүртенчесе алган гыйлем нигезендә гамәл кылу һәм бишенчесе ул гыйлемне башка кешеләргә өйрәтү. Әгәр дә шушы биш шартны да үтәсә, ул камил гыйлем иясенә әверелә”, - дигән.

Аллаһы Тәгалә укытучыларга файдалы эшләрендә җиңеллек, сабырлык, түземлек бирсен. Безне укыткан укытучыларга да Аллаһы Тәгалә Үзенең рәхмәтен, ризалыгын насыйп итсен. Әмин.

 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе