Хаҗ вакытында шайтанга таш атуның мәгънәсе нидә?

Хаҗ вакытында шайтанга таш ату йоласы бар. Ни өчен шайтанга таш атабыз? Бастырылганда яисә күзгә шайтан күренгәндә, дога укып, шайтанны куабыз бит. Ә нигә хаҗ вакытында таш белән куабыз? Бу йоланың нигезендә нәрсә ята? Мәгънәсе нинди?

БӘЙЛЕ
2016 Сен 12. Фото: liveinternet.ru

Бу сорауга "Хаҗ һәм гомрә кылучылар өчен кулланма"да аңлатма бирелгән.

Таш ату Ибраһим галәйһиссәламгә иярү белән бәйле. Ибраһим галәйһиссәлам төшендә улын Аллаһ ризалыгы өчен корбан иткәнен күргәч, Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәргә керешкән: улын Мәккәдән Минага корбан итеп чалырга дип алып чыгып киткән. Хәзерге җәмрәтүл кәгъбә урынына барып җиткәч, аңа кеше сурәтенә кергән шайтан очраган. Ул әйткән:

- Йә Ибраһим, кая юл тотасың? Улыңны кая алып барасың?

Аллаһның Илчесе әйткән:

- Минем Раббым әмер җибәрде, шуны үтәмәккә барам.

- Нинди әмер соң ул?

- Раббым улымны корбан итеп, Аның хозурына җибәрергә кушты. Менә шул әмерне үтәргә барам.

Иблис:

- Эшләмә аны!!! Ничек итеп син үз улыңны корбан итә аласың? Бу төш кенә булган. Ул төш синең хыялың җимеше генә. Мин сиңа бу әмерне үтәмәскә киңәш итәм. Үз улыңны һәлак итеп, син җинаять ясыйсың! - ди.

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм үзенең пәйгамбәрлек нуры ярдәмендә Ибраһим бу кеше затының Иблис икәнлеген аңлап ала һәм аңа 7 таш ата, Иблис җиргә чума.

Хәзерге уртанчы багана турысына Ибраһим г.с. килеп җиткәч, Иблис, бүтән кыяфәткә кереп, алар каршысына килеп чыга һәм һәм:

- Ибраһим, кая юл тотасың? – ди.

- Илаһым улымны корбан итәргә әмер бирде, шуны үтим.

- Юк, эшләмә бу эшне. Җан иясен үтерү – олы гөнаһ. Улың урынына бер хайванны корбан ит. Ибраһим янә Иблисне таный һәм аңа тагын җиде таш ата. Ибраһим хәзерге иң кечкенә багана урынына барып җитә, ә Иблис исә, тагын килеп, янә шул сорауларны бирә. Ибраһим галәйһиссәламнең ниятен белгәч, шайтан тагын кабатлый: “Акыллы кеше бу эшне кылмас! Синең төшең бары тик буталчык төш кенә!”

Пәйгамбәр кабат, Иблис юкка чыкканчы, аңа таш ата. Шуны истә тотып, шәригать безгә шайтанны җиде таш атып куарга, аның коткысына бирелмичә, Аллаһка гыйбадәт кылырга өнди. Шуңа без таш атканда “Бисмилләһи! Уә Аллаһу әкбәр!” – дип әйтәбез. (Ибн Кәсир аңлатмасы). Ибраһим галәйһиссәламнең улы Исмәгыйль, башын ташка куйганнан соң: “Битемә карама, чөнки син мине кызганырсың һәм мине корбан итәргә кулың күтәрелмәс, ягъни мин куркудан торып китәрмен, кулларымны муеныма бәйлә һәм мине йөзтүбән сал”, - дип әйтә. Ибраһим пәйгамбәр, кулына пычак алгач, “Син төшеңә ышандың!” дигән сүзләрне ишетә һәм туктап кала. Аллаһ аны, бер бәрән җибәреп, җинаятьтән шулай саклап кала. Ибн Габбас әйтүенә караганда, бу бәрән кырык көз җәннәттә “яши”. Аллаһы Тәгалә Ибраһим пәйгамбәргә аны корбан итеп чалырга әмер бирә, пәйгамбәр исә үти. Кушканнарны үтәгәне өчен Ибраһим галәйһиссәлам Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешә. (“Фәтх әл-Кадыйр аңлатмасы”).


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе