Медведев Кырым халкына: "Акча юк. Әмма бирешмәгез!"-диде

Кырымда бәяләрнең югары, пенсияләрнең җитмәслек булуына зарланучыларга Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев акча булмавын җиткерде һәм бирешмәскә кушып, яхшы кәеф теләде.

БӘЙЛЕ
2016 Май 25

Кырымда бәяләрнең югары, пенсияләрнең җитмәслек булуына зарланучыларга Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев акча булмавын җиткерде һәм бирешмәскә кушып, яхшы кәеф теләде.

Аннексияләнгән Кырымга өч көнлек сәфәр белән килгән Русия премьер-министры Дмитрий Медведевны биредә яшәүчеләр бәяләрнең котырып үсүе, ә пенсияләрнең артмавы турында зар-интизар белән каршылады. Хөкүмәт башлыгы исә моны акча юклыгы белән аңлатып кырымнарны түзәргә өндәде һәм аларга күңел көрлеге теләде. Медведевның шундый уңайсыз хәлдә калуын сурәтләүче видео интернетка эләгеп көн темасына әверелде.

Видеода пенсионерлар Медведевка: “Мондый пенсиягә яшәп булмый, бәяләр котырды”,- дип зарлана. Медведев исә: “Пенсияләр бездә аерым тема” дип бу теманы тиз генә йомарга маташа. Әмма пенсионерлар: “Бездә пенсияләрне дөрес индексацияләмиләр”, дип зарлануын дәвам итә, “Рәнҗетәләр безне, хәтта дүрт процентны да бирмиләр. Сигез мең нәрсә инде ул? Җиткесез!”

Медведев исә бу хатынның пенсиясе белән аерым шөгыльләнергә вакыты җитмәвен, үзенең бар илне кайгырта торган кеше булуын аңлатырга тырыша: “Пенсия белән без бар ил буйлап шөгыльләнәчәкбез, без пенсияне бары бер урында гына булдыра алмыйбыз”. Пенсионер исә: “Сез бит индексация булачак дип әйткән идегез. Кайда соң ул?” дип һаман конкрет җавап алырга тели. “Ул бер кайда да юк. Без аны гомумән кабул итмәдек. Акча юк хәзер. Акча тапсак, индексация ясаячакбыз” дип хөкүмәт башлыгы илнең финанс хәлен аңлатып бирә һәм “Сез монда бирешмәгез инде, сезгә иң яхшы теләкләр, күңел көрлеге, сәламәтлек!” дип тиз генә борылып китеп тә бара.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Интерфаксның бу хәл турындагы соравына җавап бирүдән баш тарткан. “Бу хөкүмәт эше, бездә хөкүмәт бик зур вәкаләтләргә ия. Хөкүмәтнең, бигрәк тә хөкүмәт башлыгының карарларына комментар бирү дөрес булмас иде”, дип кенә чикләнгән Песков.

Мәскәүдән билгеләнгән Кырым хөкүмәтенең рәис урынбасары Дмитрий Полонский исә: “Без башка төбәкләрдән берни белән дә аерылмыйбыз. Кешеләрнең ризасызлыгы һәрвакыт була инде, эш хакларының һәм пенсияләрнең югары, бәяләрнең түбән булуын телиләр”, дип Кырымда ниндидер үзгә пенсия проблемы булуын кире кага.

Аның әйтүенчә, әлеге хатынның Медведевка пенсияләрнең аз булуы турында зарлануына бәйле аерым тикшерү уздырылачак.

Элегрәк Свердловски Өлкә шурасындагы "Бердәм Русия" депутаты Илья Гаффнер да Кырымны аннексияләүдән соң башланган акча кытлыгына зарланучыларны азрак ашап булса да түзәргә өндәгән иде. Күптән түгел әлеге патриотның, халык акчасызлыктан интеккәндә, үз акчаларын Панамадагы яшерен офшор хисабына җибәреп ятканлыгы ачыкланды.

Медведевның әлеге сүзләре инде алда торган Дума сайлавының канатлы гыйбарәләренә әверелде дияргә мөмкин. Интернетта бу сүзләрне төрлеләндерүләр, аннан көлүләр дә башланды.
Чыганак: "Азатлык.орг"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе