
"Хөрмәтле мөфти!
Сезне изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете бәйрәме белән ихлас күңелемнән котлыйм. Бу - бөтен дөнья мөселманнары өчен иң мөһим дини бәйрәмнәрнең берсе. Рамазан ае - ул рухи яктан камилләшү һәм мохтаҗларга ярдәм итү чоры.
Бүген Россия мөселман дөньясы чын-чынлап яңарыш кичерә. Яңа мәчетләр салына, университетлар һәм мәдрәсәләр булдырыла. Безнең күпмилләтле һәм күпконфессияле дәүләтебездә традицион ислам тарафдарларының илнең иҗтимагый тормышында актив катнашулары әһәмияткә лаек. Алар үзләренең хәйриячелек һәм агарту эшчәнлеге белән Россиядә гражданнар арасында тынычлыкны һәм бердәмлекне сакларга ярдәм итәләр.
Сезгә һәм барлык мөселманнарга сәламәтлек, иминлек һәм барлык изге теләкләр телим”, диелә Медведевнең котлавында.
Чыганак: "Татар-информ"