Кремль матбугат үзәге хәбәр итүенчә, әлеге фәрман имзаланган көненнән үк үз көченә керә. Сәфәров бу вазифадан китәргә теләп, гариза язуы турында 5 апрельдә белдергән иде. Ул "Дальний” полиция бүлегендә булган хәлдән соң ук эштән китмәвен үзенчә аңлатты. Кайбер күзәтүчеләр аның вазифасыннан алынуы бары тик вакыт мәсьәләсе генә дигән фикердә иде. Казандагы "Дальний" бүлегенә ябылган 52 яшьлек Сергей Назаровның үлеменнән соң Казан хокук яклау үзәге һәм "Агора" төбәкара хокук яклау оешмасы матбугат чаралары аша Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровны эштән алуны таләп итеп Россия Президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать иткән иде.
Россия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев Татарстан эчке эшләр идарәсе башлыгы вазифасын башкаручы итеп вакытлыча Рафаил Гыйльмановны билгеләде. Гыйльманов 2011 елдан башлап, Татарстан эчке эшләр идарәсе башлыгының урынбасары - полиция башлыгы вазифаларын башкара иде дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Татар-мөселман ир-ат исемнәре. Тулы исемлек.
Иске кара урман
Мөселман баласы