Медведев Чаллыда сәнәгатьне үстерү юлларын эзләде

2 декабрь Русия премьер-министры Дмитрий Медведев эш сәфәре белән Түбән Кама һәм Чаллыда булып китте.

БӘЙЛЕ
2014 Дек 03

2 декабрь Русия премьер-министры Дмитрий Медведев эш сәфәре белән Түбән Кама һәм Чаллыда булып китте. Аның сәфәре сәнәгатьтә төшенкелек чорына туры килде.

Дмитрий Медведев соңгы тапкыр Чаллы төбәгенә 2010 елда, Русия президенты вазифасында булганда килгән иде. Премьерның бүгенге сәфәрен Русиядә автомобиль сәнәгатен үстерү буенча киңәшмә уздыру белән бәйләделәр. Соңгы вакытта илдә автомобиль җитештерүчеләрнең эшләре, җитештерелгән машиналарны чит илләргә сату вазгыяте артык куанычлы түгел.

Быелның тугыз аенда, гыйнвардан башлап сентябрь айларында Русиядә ясалган җиңел машиналарны экспортка сату өч тапкырга кимегән, якынча 9800 машина чит илләргә озатылган. Бу җитештерү күләменең 0,7% процентын тәшкил итә. Йөк машиналарын чит илләргә сату дәрәҗәсе 25,6 процентка түбәнәйгән һәм алар барлыгы 5568 автомобиль санала. Илдә җыелган автобусларны экспортка чыгару күләме узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,7 тапкырга азаеп, барлыгы 625 данә булган. Русиядә җитештерелгән машиналарның дөнья базарында дәрәҗәсе юк. Шулай ук илнең үзендә дә бу тауарларга зур ихтыяҗ юк.

КАМАЗ ширкәтенең тотрыксыз эшләве моңа бер дәлил булып тора. Быелның сентябрь аенда ук ширкәтнең ноябрь ае азакларыннан башлап дүрт көнлек эш атнасына күчү турында боерык чыгарылды. Шушы тулы булмаган эш атнасы режимының 2015 елның беренче өч аенда дәвам ителү ихтималы хакында да белдерәләр. “Барысы да заказлардан тора”, диелә ширкәтнең матбугат чараларында.

Чаллының тагын бер эре генә ширкәте саналган “Татпроф” ябык акционерлар җәмгыятендә 2015 елда эш атнасын бөтенләй өч көнгә, 24 сәгатькә калдыру фаразлана. Бу хакта хезмәткәрләрне хезмәт турындагы канун нигезендә ике ай алдан кисәткәннәр. Биредәге җитәкчеләр “Беркем дә бернәрсәгә мәҗбүр итми. Яңа шартларда эшләргә ризалык бирәсез яки инде барлык компенсацияләр белән эштән китәсез”, дип кисәткәннәр.

Миңнеханов һәм Медведев КАМАЗ ширкәтендә
Миңнеханов һәм Медведев КАМАЗ ширкәтендә
Русия премьеры Дмитрий Медведев Чаллы сәнәгатенең шушы күрсәткечләре сурәтендә бу төбәккә сәфәр кылды. Ләкин Чулман буенда әле Түбән Кама каласы да бар. Ә анда нефть, газ эшкәртү, бензин җитештерү буенча Татарстан һәм Русия җитәкчеләре күзәтчелеге астында заманча ТАНЕКО ширкәте төзелеп, беркадәр эшләп тә килә. Биредә Медведев 2010 елда булган иде инде. Ишелергә торган автомобиль сәнәгате буенча киңәшмәләрне башлаганчы, Татарстанга булган сәфәре башында Русия премьер-министры Татарстан пезиденты Рөстәм Миңнеханов белән нәкъ менә шул киләчәге өметле күренгән ТАНЕКО хәлен белде.

Аннан инде кичке якта КАМАЗ ширкәтенең 45 еллыгында булды. Шушы хөрмәткә чакырылган артист Лев Лещенко җырын да тыңлады. Аннан хөкүмәт җитәкчесе, Татарстан президенты, ширкәтләр башлыклары бүгенге Русия автомобиль сәнәгате турында сөйләшү өчен КАМАЗ генераль дирекциясенә юл алдылар. Киңәшмәдә хөкүмәт рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, транспорт министры Максим Соколов катнашты.

Медведев килгән көнне КАМАЗда, кою ширкәтендә эшләүче 74 яшьлек электрчының урамда туңып үлүе дә мәгълүм булды. Аның исеме әлегә әйтелми. Ул 1 декабрь эшен тәмамлангач, кичке дүртенче яртыда заводтан чыгып тукталышка китә. Билгесез сәбәпләрдән ул автобуска да, трамвайга да утырмый. Иртәнге бишенче яртыларда аны күрүчеләр өенә илтеп куярга да тәкъдим итәләр. Ләкин ул баш тарта. Шушы вакыйгалардан соң өч сәгать узгач эшченең гәүдәсен Казан-Уфа юлының Чаллыдагы Орлов боҗрасында табалар. Әлегә үлемнең сәбәпләре хакында әйтелми. Шулай да халык арасында “КАМАЗ инде җитмешне узган эшчеләр хезмәтенә калганмы?” дигән фикерләр еш ишетелә дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе